ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне Фатыйма Фәтхулла кызы Мөхәммәтвәлиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

Ярышта катнашучылар “Күрелгән хәлме бу?!“ (“Где это видано?!“–иң креатив чана); “Креатив!“ (Костюмнар һәм чыгышлар креативлыгы); “Майлагандай!“ (“Как по маслу!“ – таудан иң тиз шуып төшүче); “Килеп җиттек!“ (“Докатились!“ – иң ерак араны үтү) номинацияләрендә көч сынашачаклар. “Тамашачылар мәхәббәте“ призы да булачак. Бәяләү критерийларына килгәндә, әзерләнгән конструкцияләрнең ныклыгы, сыйфаты, креативлыгы; командаларның исеме, костюмнары, артистлыклары; чаналарның тизлеге, үтү ераклыгы; тау төшүгә иҗади якын килү – барысы да исәпкә алыначак.

Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше бәйгесенә старт бирелде.

Буген Шекше “Акчарлак”балалар бакчасында балаларда татар милли киемнәренә hәм бизәнү әйберләренә кызыксыну уяту максатыннан чара уткәрелде.

Бүген халык язучысының тууына 90 ел тулды.

 Зур Сәрдек авылы китапханәсенең уку залында балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х. Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Әдәби хәзинә” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәнең цитатасы итеп «Иң яхшысы – балаларга!» дигән юллар алынды. Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык зур: шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы Х.Халиков балалар өчен иҗатында зур уңышларга ирешкән шәхес. Чөнки аның һәр әсәре баланы кызыксындыра алуы белән әһәмияткә ия. Китапханәдә дә Х.Халиков китаплары киштәдә тузан җыеп ятмый. Китап укучы балалар Х.Халиков китапларын яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнеп конкурсларда призлы урыннар алалар. Язучының юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе янында иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырылды. Чара барышында укучылар күмәкләшеп уку, рольләргә бүлеп уку кебек иҗади эшләрдә катнаштылар, библиографик биремнәр үтәделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, тизәйткечләр әйтеп телләрен шомарттылар.

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире укучы балалар өчен "Экологик колейдоскоп"интеллектуаль уен уздырды.

16 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгы уңаеннан "Җырлап яшик" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

16 январь көнне Татар Суыксуы авылы китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, драматург, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган “Сайрар кошы идең халкыңның” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Багаутдинов урамында шәхси йортлар янында урнашкан дворга керү урынында хокуксыз рәвештә шлагбаум урнаштырылганы ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International