ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы январьда христианнар Хаҗ кылу бәйрәмен билгеләп үтә.

Казахстан Республикасының Кызыл Урда өлкәсенең мөмкинлекләре зур, һәм Татарстан әлеге төбәк белән хезмттәшлекне үстерү яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хаким Крымбәк Кушербәаев җитәкчелегендәге Кызыл Урда өлкәсе делегациясе белән очрашудңа белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Лопатина Нина Александр кызы бар иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина  катнашты. Юбиляр исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.

2017 ел йомгаклары буенча республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик вәзгыять шактый яхшырган, табигатьтән нәтиҗәле файдалануга күзәтчелек һәм аны тәэмин итү буенча системалы эш башкарылган. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Росприроднадзор җитәкчесе Артём Сидоров та катнашты. 

ГХАТ бүлегендә урнашкан куб-җыелмада -балаларга ярдәм -2500 сум күләмендә акча җыелган иде, Алексеевск районында «Игелекле эшләр чын йөрәктән» Хәйрия акциясендәдә катнашу яшь парлар, кеше кайгысына битараф булмаган  һәр кем өчен гореф-гадәткә әйләнеп бара. Бу акча  авыру балалрны  дәвалау эчен тотылачак, чөнки аларның киләчәге, аякка бастырулары бик күп чыгымнар таләп итә.

Бүген Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә өлешчә вәкаләтләрне ТР Министрлар Кабинетына тапшыру турында килешү имзаланды.

Имзалау ТР Хөкүмәте йортында узды.

Өмәләр барышында территорияләрне чистарту һәм агач-куак утырту акцияләрендә 1 миллион 200 меңнән артык татарстанлы катнашты, бу исә республика халкының 2/3 өлеше, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев йомгаклау коллегиясендә. Гражданнарның экологик мәдәниятен арттыру, экологик мәгърифәтләү һәм белем бирү Министрлыктагы иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә, дип ассызыклады ул. 

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге вәкаләтләрнең бер өлеше Татарстанның Министрлар Кабинетына тапшырылды. Пычраткыч матдәләрне су объектларына һәм атмосферага чыгару өчен рөхсәт документлары хәзер Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан биреләчәк, бу исә төбәк дәрәҗәсендә табигатьтән файдаланучыларның су объектларына йогынтысын дәүләти җайга салуда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең уртак "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Г. Сидоров катнашында киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булды. 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International