ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

«Һөнәр буенча иң яхшы» номинациясендә бүләккә Актаныш ҮРХ терапевты-табибы Рөстәм Азат улы Мугтазиров лаек булды, «Иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты» номинациясендә Иске Сәфәр, Түке,  Аккүз, Аеш, Чөгәнә ФАПларының фельдшерлары осталык күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында хастаханәнең 4 яшь белгечен шулай ук билгеләделәр. Хастаханәнең 2 хезмәткәрен Мактау грамотасы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

21 январьдә Әлмәт шәһәренең беренче санлы  балалар музыка мәктәбендә Рәис Нәгыймов исемендәге "УРСАЛ ТАУДА"  II Бөтенроссия фестивал конкурсы узды. Анда Татарстаннан, Удмуртиядән, Санкт-Петербург шәһәренең 19 музыка һәм сәнгать мәктәбеннән 130  укучы катнашты.

23 нче январьда Татарстан Республикасындаурыны белән буран, күз күреме 1-2 км тәшкил итә, вакыты белән секундына 15 метр тизлектәкөнҗяк – көнчыгыштан көчле җил. Болытлы һава. Вакытлыча кар. Урыны белән буран. Минималь һәм максималь температура - -8..-11 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә бисердән брелоклар ясау буенча мастер класс үткәрделәр.

Утырышта 2017 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде.

Ул  Россиядә футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын үткәрергә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре белән бәйле. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

 

Әгерҗенең “Кадетлар“ футбол командасы белем бирү учреждениеләре арасында уздырылучы спартакиаданың республика этабында җиңү яуладылар.

 

Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты.

 

Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Ул үз эченә волейбол, җиңел атлетика, шашка-шахмат, бадминтон, аркан тарту, дартс һәм башка күптөрле ярышларны ала.

Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 11 нче сыйныф укучылары  Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International