ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

26 гыйнвар көнне   Тәтеш муниципаль  районы Башкарма комитеты ГХАТ  бүлегендә 5 пар   үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

Килдеш авылының яңа өйләнешүче Сергей һәм Инна Исаевлар өчен никахларын   теркәү мордва халкының йолалары белән булуы сюрприз булды.

 

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбассры Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

25 гыйнвар көнне Сарман гимназиясендә Бөтенрәсәй “Ел Укытучысы-2018” бәйгесенең муниципаль этабы утте. Районыбызның 16 укытучысы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. “Ел укытучысы” номинациясендә Җәлил 1 нче санлы урта мәктәбенең җыр укытучысы Шәйхетдинова Флүзә Фаварис кызы, ә “Педагогик дебют” номинациясендә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрианова Эльза Риф кызы җиңүче булып билгеләнделәр.

  27 январьда илебез халкы Россия тарихында 862 көнгә сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 74 еллыгы билгеләп үтелә.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Тәмле сүз" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды. Коллегия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.

Бүген Казан  кооператив институтында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең хисап-сайлау  җыелышы узды.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Районның киләчәген тәэмин итүдә  эшмәкәрлекне үстерү -  өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International