ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

24 январь көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә югары сыйныф укучылары  һәм студентлар катнашында "Көтәр безне матур киләчәк" дигән тематик очрашу кичәсе үткәрелде.Бу кичәдә укучылар төрле профессияләр, уку йортлары турында үзләренә кирәкле  бик күп яңалык алдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң 18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсенең поликлиникасында һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Г» корпусында булды.

Поликлиника эше турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау минстры Гадел Вафин мәгълүмат бирде. Аннары Рөстәм Миңнеханов функциональ диагностика бүлегенә юнәлде, анда бүлек мөдире диагностика өлкәсендә кулланылучы заманча җайланмалар белән эшләү үзенчәлеге турында сөйләде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы йөздән артык объектта капиталь ремонт ясарга җыена

Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зинаида Афанасьева әнә шулай ди. Әле шушы көннәрдә генә ул үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зинаида Романовна Иваново өлкәсендә туган. Шунда җиде классны тәмамлаган, әмма укуын дәвам итү мөмкинлеге булмаган. Илебездә Бөек Ватан сугышы бара: кырык өченче елда фронттан әтисенең батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Тормышлар шулкадәр авыр, ашарга ризык, өскә кием юк. Зинаида башкалар белән торф чыгарырга йөри. Мондагы хезмәткә чыдый торган түгел, шуңа күрә ике ел эшләгән өчен дүртне язганнар.

Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бизәлешкә конкурска йомгак ясалды.

Орел авылы китапханәсендә «Хорошие манеры в картинках и примерах» этикет дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар этикет тарихы һәм әлеге сүзнең нәрсә аңлатуы турында белделәр, этикетның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәче һәрбер өлкән һәм кечкенә кешегә бары укый, яза, саный белү генә җитмәве турында сөйләде.

Гадел Вафин сырхауханәләрне, акушерлык пунктларын яңарту өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

«Казанская Ривьера» комплексының «Адмиральский» конференц-залында Татарстан Республикасының Архитекторлар берлеге һәм «Рәсәй Дизайнерлары Берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсенең беренче уртак утырышы узды. Вакыйга нигезендә профессиональ уйлар буенча бергә фикер алышырга әзер ике өлкә белгечләрен — архитекторлар һәм дизайнерлар –берләштерү идеясе ята. Уртак эш төп юнәлешләрен карауда, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Архитекторлар берлеге Рәисе, Владимир Кудряшев, ТР Дизайнерлар берлеге Рәисе Дмитрий Кошкин һәм идарәләр әгъзалары катнашты.

 

Бүген, 26 январь көнне, Кәүҗияк һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International