ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Кукмара район үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучылары өчен “Ак халатлы фәрештәләр” дигән медицина фестивале кысаларында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде.

3 февраль конне күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприяте җитәкчеләре чакырылган иде.

16.30 дан "Казан" халыкара аэропорты гадәттәге режимда эшли. 18.00 гә электр белән тәэмин итү тулысынча кайтарылган. 2 боз кичүнең эше туктатылган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә лабораториясе бүген "Казаньоргсинтез" ГАҖ территориясендә эшли, биредә 3 квадрат метр мәйданлы трубаүткәргечтә факел яна башлады. Экспресс-анализ ясау ярдәмендә ачыкланганча, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, сероводород, күкерт диоксиды буенча күрсәткечләрнең артуы күзәтелми. 

"ГорпромЭкспо-2018" халыкара күргәзмә-форумында Россиядә тау сәнәгате өлкәсендәге казанышлар һәм минерал-чимал материаллары табу һәм эшкәртү өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәкләр. Чара 2018 елның 11 апреленнән 14енә кадәр Мәскәүдә "Гостиный Двор" конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак.

6 февральдән 9ына кадәр Казан шәһәренең Петровский поселогында мәктәп укучылары өчен экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабы узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасының белем бирү йортларында 9-11 сыйныфларда укучы 140тан артык бала катнашачак. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар аның йомгаклау этабында катнашачак, ул 18-24 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан укучылары күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәтә. 

Сталинград:200 көн батырлык һәм ныклык»

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.

«Торак-коммуналь хуҗалык Контроле» милли үзәге  «Супердомоуправ-2018» бөтенрәсәй конкурсын эшләтеп җибәрде. Илнең иң яхшысы исеме өчен идарәче компанияләр, ТМШ, ТТК һәм күпфатирлы йортларның советлары көч сынашачак. Гаризалар кабул итү 1 апреленә кадәр дәвам ителә. Тулырак мәгълүматны, сылтама аша күчеп, алырга була.

Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International