ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

“Созвездие-Йолдызлык”   телевизион конкурс-фестивальнең бер зона туры 20 һәм 21 март көннәрендә безнең районда да узачак. Балтачыбыз йолдызчыклары Арча, Әтнә, Биектау, Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан килгән егет-кызлар белән көч сынашачак.

Традицион ел ахыры йомгаклары җыены Яр Морквашында башланып китте.Нәкъ монда җитәкчеләрнең район башлыгы белән очрашу десанты беренче булып төште.

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Premium CLASSIC” Халыкара башкару осталыгы бәйгесе җиңүчеләре.

Лениногорскида «Райхан” кафесында – Шашин урамы, 37нче йорт, аракы сатуда закон бозу очрагы ачыкланган. Әлеге җитешсезлек буенча админиистратив җаваплылыкка тару һәм штраф каралган.

Очрашу Актанышта 27 февральдә 15,00 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узачак

5 февраль – Завод-Нырты авылында  туып ускән Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкировны искэ алу көне.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев, Татарстаның  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә квалификацияле кадрлар әзерләү һәм алга таба эшкә Болгар кунакханә комплексына урнаштыру мәсьәләләре күтэрелде.

Бүген, 6 нчы февральдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 6 нчы февральдә, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев  гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген Буа районы ветеринария берләшмәсе табиблары һәм терапевт Хәмит Гобайдуллин “Кият” ачык акционерлык җәмгыяте хуҗалыкларында нодуляр дерматит авыруына каршы малларга прививка эшли башладылар. Буа районының бу  хуҗалыгында атна саен эре мөгезле терлекләрдә авырулар булдырмау өчен профилактика чаралары үткәрелә, дәвалау ысуллары буенча киңәшләр бирелә, эш нәтиҗәләре тикшерелә. Тиздән биредә малларның тоякларын чистарту буенча эш башланачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International