ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

7 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Наши истоки. Читаем фольклор»БөтенроссияАкциясе кысаларында Балтач гимназиясенең 1В сыйныфы (җитәкчеләре Халикова Г.И., Нигъматзянова А.Г.) балалары өчен Туган телебезгә багышлап “ И, телем, гасыр кичкән гөлем” исемле тематик кичә узды. Кичә барышында балалар туган телебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар, китапханәбездә алар яшенә туры килгән, туган телебезнең нигез ташы булган фольклор-әкият, табышмак, мәкальләр китаплары буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белемнәрен арттырып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

Бүген Түбән Кама шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булды.

 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Яр Чаллы УКСИҮТ резиденты - «ЗаряД» фабрикасы Европа кибетләренә хоккей кәшәкләрен китерәчәк. Моның турында компания генераль директоры Иван Савин белдерде.

15 гыйнвардан 7 мартка кадәр “Кар чанасы-2018” операциясе уздырыла. Операция барышында эксплуатацияләгәндә теркәлү документлары, АI категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы һәм техник карау узу турында документлары булу-булмау предметына кар чаналары тикшерелә.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 8 февральдә кар көтелә. Һава температурасы төнлә -9..-12º, аязганда -18º; көндез -6..-9º.Юлларда бозлавык.

 

2018 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында көндәлек оператив һава торышы

Бу акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары һәм партизаннары батырлыгына багышлана.

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагыстан Республикасы Хөкүмәте һәм Администрация Башлыгы җитәкчесе урынбасары Темирлан Шабанов белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда ике республикада да җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча актуаль сораулар каралды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белгечләре кунакны министрлык эшчәнлеге , норматив база белән таныштырдылар һәм киләчәккә үсеш планнары белән уртаклаштылар.

8 февральдә  13.30 сәгатьтә «Жилищно-коммунальные Советы» тапшыруы була, аның кунагы Росреестр идарәсе начальнигы урынбасары Ада Зәйдуллина. Ул дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән алып булу хакында сөйлиячәк.  Туры эфир вакытында сорау да бирергә була: (843) 511-99-66.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International