ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга
9февральдә үзәк китапханәндә "Таш кыялар татар данын саклый” исеме астында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел булу уңаеннан батырлык сәгате уздырылды. Китапханәчеләр Әфган сугышы турында сөйләделәр. Ул җирләрдә ятып калган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алып, алар турындамәгълүмат бирделәр.

2017 елда муниципалитетта 80 мең квадрат метрдан күбрәк торак төзелде.

Депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан кертелгән документ (җирдә ята торган коры агачларны яисә аларның өлешләрен) агач булмаган урман ресурсларына кертә. Тиешле үзгәрешләрне РФ Урман кодексына кертү гражданнарга чыбык-чабыкны РФ субъекты законында билгеләнгән тәртиптә шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләү һәм җыю мөмкинлеген бирә. Кабул ителә торган норма агачларны ирекле рәвештә утын өчен кисүгә рөхсәт итеп кабул ителергә тиеш түгел.

Көнкүреш проблемасын хәл итү белән берлектә, гражданнар, чыбык-чабыкларны җыеп алып, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык тәэмин итүгә булышлык күрсәтәчәк, шул рәвешле агач материаллары белән чүпләнүдән чистартып торачак.

Яңа Элем китапханәчесе  балалар бакчасында  кунакта.

Хибла Герзмава — атаклы опера  җырчысы.  Хибла  2016 елның декабрендә Зур театр сәхнәсендә Елизавета Валуа («Дон Карлос» Дж.Верди) партиясен башкарды,  2017 елда әлеге партияне фрацуз телендә Парижской Милли операсында башкарып чыкты. Әлмәттә ул «Нефтьче» дә 13 февраль көнне 19.00 сәг. чыгыш ясаячак.

8 нче февраль көнне Тәтеш – Ундоры юлында Баш ветеринария идарәсенең Апаст территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш республикасыннан Биектау районына 126 данә (3,8 тонна) тире эшләнмәләрен ташыганда ветеринар белешмә булмаганлыгын ачыклый. Бу күренеш “Ветеринария турында”гы Законны тупас бозу булып санала. Гаеплегә карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.

Мөслим гимназиясенең 4 класс укучылары өченмузей дәресе үткәрелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы районы советының чираттагы утырышында катнашты.

Бу чара Урыссу гимназиясе территориясендә узды (Урыссу штп) һәм Ютазы муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде. 

Төп докладны Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ясады.

Буа мөхтәсибәте “Җимлекне үзең яса!” дигән конкурс игълан иткән иде.

Кичә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җимлек ясап килгән конкурсантларгның һәрберсе призлы урыннарга лаек, дип белдерде.Җиңүчеләр:

Январь ае буена Мөслим районы балалар бакчаларында “Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International