ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе, Түбән Табын мәктәбе белән берлектә, "Мин җырларга килдем бу җиргә..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2017 елның   йомгаклары буенча  авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар  алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Язмышны җиңгән әдип" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үтте.

Метрәй авылы китапханәчесе "Йортларга - китап нуры!" акциясе кысаларында Гөлзада Харисова янында булды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Яралы язмышлар” исемле китабы буенча, китап укучылар конференциясе үтте.

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль алды.

12 февраль көнне Сарманда III чакырылыш муниципаль район Советының XV утырышы узды. Аның эшендә республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен анализлады һәм 2018 елга бурычларга тукталды. Ахырда республика, район үсеше өчен аеруча тырыш хезмәт куйганнары өчен мактаулы исемнәргә, Татарстан Республикасы Президентның Рәхмәт хатларына лаек булучылар бүләкләнде. Алар арасында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина бар иде.

12  февральдән башлап 16на кадәр Республика кан үзәгендә (Казан шәһ., Җиңү проспекты, 85) донорлар канын җыю буенча «Андрей» акциясе уза. Акция исемен пациент Андрей Протас хөрмәтенә бирделәр. Аның тормышын онкологик авыру алып китте. Андрей кызы, соңгы берничә ай атасы донорлар каны аркасында торды дип билгеләп, донорларга рәхмәт белдерде.  Акция аңа һәм донорлар каны яшәргә озаграк һәм яхшырак булышкан кешеләргә, шулай ук ул хәзер ук кирәк булган кешеләргә хәтер билгесе булачак.

Татарстанда ел саен электрон хезмәтләр төрләре үсә бара. 2012 елны ТРның дәүләт хезмәтләре Порталында 86 хезмәт тәкъдим ителгән булса, бүгенге көндә - 246. 2012 елдан башлап ТРның дәүләт хезмәтләре Порталы белән кулланучылар саны 3,6кә тапкыр үсте - бүгенге көндә 2,1млн шәхси кабинетлар теркәлгән. 

"Халык контроле"нең мобиль кушымтасында яңартылга яңа категория барлыкка килде. Хәзер татарстанлылыар смартфон аша ГИБДДга барлык хаталарны җибәреп бара алалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International