ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

12 февраль  көнне Яңа әлем китапханәчесе 3 сыйныф укучылары өчен “Куркынычсыз Рунет” атналыгы кысаларында “Куркынычсыз интернет-яхшы интернет” дип исемләнгән чара уздырды.

Ниһаять, татарча-русча сүзлекләрнең дә электрон вариантларын интернетта табып була. Моннан тыш, Татарстан топонимнары каталогы, кесә телефоны өчен татарча кушымталар, балаларга электрон хрестоматия... Боларның барысын да «TATZET» платформасы берләштерде. Аны Татарстанның Фәннәр академиясендә тәкъдим иттеләр.

14 февральдә 19.00 сәгатьтә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә онкологик авыручыларга ярдәм итүгә багышланган «Тормыш музыкасы» хәйрия концерты узачак. Чара Яман шешкә каршы көрәш көненә туры китерелгән.

20 февраль конне Лаззят-2 кибетендэ ҖЧҖ "Алкоторг" алкоголь продукциясенэ дегустация уткәрә

Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният йортында һөнәри белем бирү “Ел казанышы – 2017” оешмалары студентларының үзидарә органнары арасында республика конкурсы үткәрелде.

9 февраль көнне Түке мәдәният йортында "Йолдызлык - 2018" зона бәйгесе узды.

“Зөя буйлары” дәүләт тәбигый тыюлык хезмәткәрләре белән, Буа шәһәренең МББО “5 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”ндә һәм МББО “Лицей-интернатта”  экология дәресләре уздырылды. Чараларда якынча 80 укучы катнашты. Дәреснең максаты булып  укучыларның туган як флорасы һәм фаунасының биотөрлелеге, табигать саклау эшчәнлеге һәм безнең илдәге аерым саклана торган табигый территорияләр турында белемнәрне ныгыту булды. Дәрес нәтиҗәләре буенча викториналар уздырылды. Анда балалар үзләштергән материал буенча югары дәрәҗәдә белемнәрне күрсәттеләр. Аерым осталык күрсәткән балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

12 февральдә Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбендә РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Ринат Тазетдиновның иҗатына багышланган регионара фәнни-эзләнү конференция үтте.

12 февраль көнне Баек авыл мәдәният йортында Баек авыл җирлеге үзешчәннәренең "Авылымның айлы кичләре" смотр концерты булып узды.
 

2018 нче елның 12 нче февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International