Бүген бөтен дөньяда Халыкара яман шеш белән авыручы балалар көне (International Childhood Cancer Day) билгеләнә. Бу көн 2001 елның сентябрендә Люксембургта ел саен уздырыла торган Яман шеш белән авыручы балаларның ата-аналары оешмаларының халыкара конфедерациясе (International Confederation of Childhood Cancer Parent Organisations) вакытында игълан ителде. Беренче тапкыр Халыкара онкология белән авыручы балалар көне 2002 елда үткәрелде.
2018 елның 14 февралендә Әтнә авыл клубында халык җыены үтте.
Көн тәртибе:
(Балтач район башкарма комитеты урынбасары И.С.Галимуллин чыгышы).
Изге вәли көнендә туй – якты, истә кала торган, романтик һәм бераз гына сентименталь вакыйга. Гашыйклар өчен ике иң дулкынландыргыч көн бер зур вагыйгага әверелә.
10 февраль көнне в Чуллы авылы клубында “Еллар аша безгә Рәис дәшә!” дип аталган чара үткәрелде. Клуб мөдире Гилязова Ризида әлеге чараны Афганстанда хезмәт иткәндә һәлак булган Ваккасов Рәиснең якты истәлегенә багышлаган иде. Кичәдә Рәиснең бала-чагы, үсмер еллары, армиягә озату күренешләре чагылдырылды. Әлеге чарада, шулай ук, Рәиснең туганнары, якыннары катнашты.
15 февраль – бәйрәм көне түгел. Ул хәтер көне. Советлар Союзы алып барган соңгы зур сугышны, яу кырларында башын салган совет солдатларын искә алу көне.
15 нче февраль көнне 5- 8 нче сыйныф укучылары өчен Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбендә авыл китапханәчесе “Җиңү эзләре буйлап...” дип аталган викторина үткәрде. Викторина барышында укучылар илебез тарихында зур урын алып торган Бөек Ватан сугышышда булып узган хәлиткеч вакыйгаларны һәм кешеләрне исләренә төшерделәр. 15 нче февраль Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан “Алар Ватан өчен көрәштеләр” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.
Очрашу барышында поликлиника эшчәнлеген халыкка уңайлы итү турында сүз барды.Табибларның кабул итүгә килгән халык белән үзара мөнәсәбәте, кабул итү вакыты турында да сүз кузгатылды.
15 нче февраль көнне Сәфәр авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышлап, поэзия сәгате үткәрелде.
Халыкның гореф-гадәтләренең ролен һәм әһәмиятен күтәрү максаты белән үткәрелүче"Халкым хәзинәсе" фестиваль-конкурсы башланып китте.