ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

21 февраль 2000 елдан  Халыкара  туган  тел  көне дип игълан ителде. Бу көн  юкка  чыгып баручы телләрне үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне,  гореф-гадәтләрне киңрәк тарату  максатыннан оештырыла. Әлеге уңайдан Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбендә “ Туган телем- иркә гөлем” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Туган телнең әһәмияте турында кичәне алып баручы 10 сыйныф укучылары Рузилә Хуҗина һәм Эльза Гарифуллина сөйләде. Мәктәпнең төрле сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыды. Телгә багышланган  мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Укучылар китап күргәзмәсе белән дә танышты.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Район китапханәсендә капиталҗ ремонт барганлыктан китап укучыларны Чехов урамы, 52 нче йортта урнашкан элеккеге сәнгать йортында кабул итәләр.

Яңа Сәет авылы китапханәчесе балалар белән "Кошлар безнең дусларыбыз" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. 

     21 нче февраль көнне Сәйтәк авыл клубында , якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Булачак солдатлар без” дип исемләнгән  спорт бәйрәме булды.

Балалар республика клиник хастаханәсе Россиянең Педиатрлар союзы конкурсының «2017 елның иң яхшы педиатрия профиленең сәламәтлек саклау учреждениесе» номинациясендә җиңүче булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Советы утырышында катнашты. 

Чара 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр сарае мәйданында узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы шәһәренең предприятиеләре һәм оешмаларының продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Төп доклад белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. 

20нче февраль көнне Вячеслав Володин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы пленар утырышлар залында «Цифрлы икътисадның үсеше һәм аны финанслауның хокукый шартларын формалаштыру» темасына парламент фикер алышулары булды. 

Баек авылы китапханәсендә чираттагы "Оста куллар" түгәрәге  үтте.

Кичә Алексеевск районы үзәгендә 12 нче район балалар һәм яшьләр фестивале талантларның матур фейерверклары белән шаулап-гөрләп узды.

23 февральдә “Олимп“ спорт комплексында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International