ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28нче февральдә Смәел авыл китапханәсе беренче татар фильмы "Булат батыр" күрсәтелүгә 90 ел тулу уңаеннан укучы балаларга фильмнан өзекләр күрсәтте.

“Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре  индивидуаль программа буенча чараларны тормышка ашыру буенча көн саен эш алып баралар.

28 нче февральдә Борнаш авыл җирлегендә гражданнар җыены булды.

К5 буынлы КАМАЗ машиналары өчен кабина каркаслары заводында технологик җиһазларны урнаштыру башланды.

Сәнәгый мәйданны җиһазландыру узган көздә башланды.

   2018 елның 1 мартында Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.

2017 елның декабрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен конкурста җиңп чыккан 15 волонтерлык үзәге ачыкланган иде. 2018 елның февраль-апрель айларында алар белән хезмәттәшлек буенча килешүләр имзаланачак. Килешү кысаларында әлеге волонтерлык үзәкләре волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре сыйфатында дөнья чемпионатына әзерлек эшендә катнашачаклар.

Теләкәй авылы китапханәсендә “Язмышларга буйсынмас җаннар” дип аталган әдәби – музыкаль кичә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсеннән хәким Гуломжон Ибраһимов җитәкчелендәге делегация белән очрашты.

 

Эшкәртү производствосы берничә субъектны да берләштерү ихтимал

Казанда «Россия осетр балыгы» IV фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Конференция эшендә Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, Осетрчылар берлеге президенты Александр Новиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International