ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2 март көнне ,  сәгать 15.30 - 16.30  кадәр, тукайлыларны   ТР сәламәтлек саклау министрының беренче  урынбасары   Осипов Сергей Альбертович район үзәк больницасында шәхси мәсьәләләр буенча кабул итә.

 

28 февраль көнне Балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Книжный десант” белән  күп балалы Моисеевлар гаиләсендә булдылар.

               На днях в КЦСОН «Шафкатъ» в Сармановском муниципальном районе для получателей социальных услуг была организована концертная программа с участием юных талантов с.Сарманово. Каждое выступление сопровождалось бурными аплодисментами.

Түбән Камада  ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен «Сәламәт ир-ат» акциясе узды. Әлеге хезмәт хезмәткәрләре Түбән Кама юлларында төрле һава шартларында дежур торалар һәм барыннан күбрәк артык суыну белән бәйле авыруларга дучарлар. Чараның максаты –  ирләргә сәламәтлекләрен саклауга һәм ныгытуга игътибарларын җәлеп итү.  Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын, буйны, авырлыкны үлчи һәм гәүдә массасының индексын билгели алдылар. Табиб нарколог-психиатр Ирина Жукова һәм табиб-уролог Рәсим Мотыйгуллин ир-атларның авыруларын һәм эчкечелекне кисәтү турында сөйләделәр.

Февраль азагында Иннополис Университетының уачык олимпиадасы параллель рәвештә 4 шәһәрдә узды - Иннополиста, Санкт-Петербургта, Минскта һәм Бишкәктә. Анда 250 укучы катнашты. Җиңүчеләр булып 20 кеше билгеләнде.

Баш ветеринария идарәсе бу көннәрдә ветеринар-санитар экспертлар өчен укулар оештырды. Семинар Агропромпарк бинасында уза. Аны ачу тантанасында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, җитәкче урынбасары Габделхак Мотыгуллин, Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеевлар катнашты. Укуларны Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре алып бара.Семинарның теория өлешеннән соң, ветсанэкспертлар Агропаркның ветеринария лабораториясендә практик өлешне үткәрде.

Шушы көннәрдә Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур концерт узды. Җырга-моңга гашыйк нәни “сандугачларыбыз” сәхнә тоттылар. Өлкәннәрдә кушылып җырлап утырдылар.

2018 елның 20 мартында Мәскәүдә "Балчуг Кемпински" отелендә "Нефть һәм нефть химиясе калдыклары 2018" IV халыкара конференциясе узачак. Очрашуның төп темасы – нефть калдыкларын утильләштерү һәм зарарсызландыру проблемасы.

Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты  Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юлламасында шулай дип белдерде.

Искәртик, бүген әлеге чара Кремльдәге Георгий залында түгел, ә Үзәк Манежда узды. Бу чакырылганнар саны артыграк һәм визуальләштерүне яхшырту максатыннан эшләнде. 

Татарстан Республикасыннан юлламаны тыңларга Рөстәм Миңнеханов барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International