ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2018 ел
якшәмбе

Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды.

Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар.

Алты һәм күбрәк бала тзрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10 меңгә кадәр артачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.

Командалар арасында беренче урынга Сукаеш һәм Азнакай 1 нче урта мәктәбе лаек булды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова аналарны бала туу белән котлады, гаилә бәхете, сэламэтлек теләде.

Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев катнашты. Иң изге теләкләр теләп “Ана капиталы”  сертификаты Елена Гаврилкинага, Эльвира Богатовага, Карлыга Кадирбековага һәм Алия Сафаровага тапшырды.

Агымдагы елның 26 февраленнән 4 нче мартына кадәр көннәрдә республиканың һәр муниципалитетында «Нык гаилә» проекты кысаларында тематик кабул итүләр уза. 1 март көнне районда халыкны кабул итү Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов рәислегендә үтте. Кабул итүдә 9 гаилә катнашты. Очрашу вакытында күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, ипотека программасына керү, Кара-Елга авылы юлын төзекләндерү кебек сорауларда каралды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр хакимият органнары һәм тиешле хезмәт күрсәтү оешмалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International