ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Иртәгә Татарстанда буран чыгуы һәм юлларда күрүчәнлекнең 1000 метрга начарлануы көтелә.

Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен, үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада...

Бүген, эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдиновның доклады тыңланды. Ул яшьләрнең профессиональ юнәлешләре һәм һөнәри белем бирү турында мәгълүматны тәкъдим итте.

Яшел Үзән районы мәктәп укучылары "Һәр сыерчыкка – берәр сарай" конкурсында катнашуга чакырыла, әлеге чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра. 

Горький тимер юлының Казан төбәге ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Тимер юл аркылы чыгу урыннарын һәм аларга керү юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар программасын эшләделәр һәм расладылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

 

 

4 март көнне Чистай районының Чулман елгасы акваториясендә эксплуатацияләү барышында кар чаналары тикшерелде. 7 берәмлек кар чанасы карау узды, РФ КоАП 9.3 ст. буенча 1 беркетмә төзелде.

03 мартта районның оешма-предприятиеләре хатын кыз командалары арасында волейбол ярышларының финал уеннары булды.Уен нәтиҗәләре буенча I урында Аграр көллият командасы, II урында балалар һәм яшусмерләр спорт мәктәбе командасы,   III урында узәк шифаһанә  командасы, IV урын Җәлил  мәгариф булеге командасында.

2018 елның 3 мартында Татарстан Республикасы  Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре  Татарстан Республикасы дәүләт  хезмәткәрләре һәм муниципаль  хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында  узган чаңгы ярышларында катнаштылар. Ярышлар Зеленодольскта урнашкан  “Маяк” спорт комплексында узды. Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы командасын җәмәгать  судьялары эшчәнлеген тәэмин  итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Т.С.Свиридова тәкъдим иттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы гомуми исәптә өченче урынны алды.
Котлыйбыз

3 март көнне Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Иске Чәке, Городище, Иске Чокалы авыл җирлекләре территорияләрендә мототранспорт чаралары хуҗаларының эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәвен тикшерү буенча урынга чыгып рейд уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International