ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Эрудиты» түгәрәгенең чираттагы дәресләре узды. Яшүсмерләр гыйбрәтле хикәя тыңлады, кеше сәламәтлегенә нинди факторлар йогынты ясауы турында белде.

 

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында бүген башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Аңа республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан дәүләт бүләкләренә ия аналар һәм күп балалы әниләр чакырылды. Зәйдән әлеге мәртәбәле чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина җитәкчелегендәге делегация китте. Алар “Ана даны” медале кавалерлары Ирина Лопатина һәм Рәфидә Гатина, күп балалы әниләр Галина Кузьмина, Наталья Зиннурова, Ирина Хәлимова, Олеся Яковлева, Елена Терентьева һәм Ольга Зотова.

Хатын-кызларны бәйрәмнәре белән Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов котладылар.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре катнашында эш киңәшмәсе узды, аның барышында Татарстанның агач эшкәртү предприятиеләре эшчәнлеген тәэмин итү өчен төбәктә булган чимал ресурсларына кагылышлы мәсьәлә каралды.

Якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бүген Сарман районында Ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов Пхенчханда XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчыларын бүләкләде.

Татарстанда эшкуарлыкның торышы һәм аны үстерү, бизнес-бергәлекләр белән дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрен камилләштерү. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында фикер алыштылар. "Без тыгыз хезмәттәшлеккә әзер, дип белдерде Фәрит Габделганиев үзенең ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән танышу визиты барышында. - Бүгенге очрашуның безнең партнерлыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам.

Икътисад министрына шулай ук ССП эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, һәр ике як та алга таба эшләү планын билгеләп куйды.

 

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашуында Балалар республика клиник хастаханәсенең Хастаханә советының йомгаклау утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International