ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

31 март көнне КФУның ИТ-лицеенда 5-11 класслар өчен программалаштыру буенча олимпиада узачак. Катнашырга Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән укучылар чакырыла. 

Иң гүзәл бәйрәм алдыннан Баулы шәһәрендә Ивановлар гаиләсе барлыкка килде

Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Яр Чаллының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Светлана Захарова, ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.

Бүген Мамадыш мәдрәсәсендә имам-абыстайларның һәр айның беренче чәршәмбесендә уза торган гомуми җыелышы булды.

Районыбызның “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы “Мөнәҗәтләр – безнең мирасыбыз“ дигән кичә оештырды.

      2018 елның 6 мартында Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәге  өйдә социаль ярдәм күрсәтү белгечләрләре,  социаль хезмәткәрләр, авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә,Тубән Биш авылы мәдәният йортында  8 март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бэйрэм үткәрде.

Мамадышның үзәк урамын быел төзекләндерү планлаштырылган.Татарстанда 2015нче елдан гамәлгә кергән җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы нигезендә теге яки бу шәһәрдә нинди дә булса үзгәрешләр кертеләсе булса, монда халыкның да фикере исәпкә алына. Бездә җәмәгать тыңлаулары “Яшьлек“ скверын төзер алдыннан уздырылган иде инде.

06.03.2018 елны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне саклау буенча Комиссия утырышы уздырылды.Утырышта Комитет хезмәткәренең башка түләнә торган эшне үтәү турындагы материаллар каралды.

8 мартта 8.20 сәгатьтә «Бизнес ФМ» радиосында  республика Росреестры бүлеге начальнигы Ада Зайдуллина электрон ресурслар турында чыгыш ясый.

       Агымдагы елның 6 нчы мартында «Наз» үзәге психологы Гүзәл Зиганшина һәм юрисконсульты Гөлүзә Сәгъдиева катнашында социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International