ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

 

Кысна авылыннан Мәрзыя Заһировага 95 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты В.В.Путинның һәм район башлыгы И.Г.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге белгече Ясминур Хөсәенова котлап, бүләк бирде.

Мишәбаш мәдәният йортында 8 март–Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан матур чаралар уздырылды.
7 нче март көнне "Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле" дигән гаилә бәйрәме уздырылды. Чарада катнашкан гаиләләр җитезлектә, тапкырлыкта һәм башка ярышларда көч сынашып,  тамашачыларга матур җыр-биюләр бүләк итеп, күңелле  ял иттеләр.

  Мәдәният йортында "Яз гөлләре сезгә бүләккә " дигән  бакчада тәрбияләнүче балалар катнашында бәйрәм концерты үтте. Малайлар һәм кызлар якынлашып килүче 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне белән әниләрен, дәү әниләре һәм әбиләрен котладылар, алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җыр, биюләр башкардылар.

 

7 март көнне Арбор  авыл китапханәсе  “Я вновь открываю Л. Толстого” исемле бөек язучының 190 еллыгы уңае белән республикада үтә торган акциягә кушылды. “Толстойның китаплар бакчасы” исемле кичәбездә 2 -3 сыйныфта укучы балалар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.Укучыларга  Л.Н.Толстойның “Слива төше” (“Косточка”) дигән китабына кергән  хикәяләрне, мәсәл һәм әкиятне кычкырып уку оештырылды, фикер алышынды. Балаларга үзләренә ошаган әсәргә карата рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне чын күңелемнән язның беренче бәйрәме – 8 март халык-ара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Хәр көнегез, бүгенге кебек матур булсын: хәр вакыттта да йөзегездән елмаю китмәсен, яратып һәм яратылып яшәгез.

Изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринар инспекторы  Алмаз Хисаметдинов.
 

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәменә багышланган "Кулларыңнан гөлләр тама" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада төрле конкурслар, җыр-бию оештырылды.

Түбән Шытсу авыл җирлеге барлык гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый!

Ярышларның максаты - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.

4-нче март көнне Эзмә авылында  Саба районы халкы арасында кышкы спартакиада һәм әлеге  чара кысаларында ике тапкыр паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек чаңгы юлы-2018” ярышлары  үткәрелде.Барлык спорт сөючеләрне  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.

Спорт ярышлары иганәчеләре: ҖЧҖ "Сабагро" ҖЧҖ,"Игенче" ҖЧҖ, Саба ПМК "Мелиорация" ҖЧҖ, "Сабылен", ИП"Әхмәтов В. Г." КФХ, "Әхмәтов Р. Г., ИП "ГАДРАХМАНОВА Ч. И." шәхси эшмәкәр "Зарипов.Ә.М", ИП"Мәүлетов, А. Х."

Катнашучыларга һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләрне ике тапкыр паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов үзе тапшырды. Эзмә авыл җирлегенә кергән барлык бюджет учреждениеләре, оешмалары катнашты. Шулай ук хәрәкәтчән уеннар белән балалар һәм олылар ачык һавада бик күңелле үтте.Спартакиада  катнашучыларны ачык һавада  зур казанда пылау,кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар.Эзмә авыл җирлеге.

Мәскәү шәһәрендә 12нче “Интурмаркет 2018” халыкара туристик күргәзмәсе үз эшен тәмамлый. Анда Татарстан 29 катнашучысы белән гомуми стендта тәкъдим ителә. Алар арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Алабуга Дәүләт музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар шәһәре, Казан шәһәренең мәгълүмати – туристик үзәге, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы вәкилләре, шулай ук, эчке һәм тышкы туризм белән шөгыльләнүче туроператорлар хезмәткәрләре бар иде.

Быелгы төп яңалык буларак, 360 градус форматында барлыкка китерелгән видеоларны күрсәтү мөмкинлеге булды. Виртуаль чынбарлык күзлекләрен кигән катнашучылар Республиканың төп тарихы урыннарына “сәфәр кыла алдылар”:  болытлар биеклегеннән Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеген күрделәр. Моннан тыш, стенд кунакларына «cardboard» виртуаль чынбарлык күзлекләрен бүләккә тапшырдылар: хәзер алар дуслары һәм туганнары белән бергә видеоязмаларны һәрдаим карый алачаклар.

10 март көнне күргәзмә кысаларында Идел буе Федераль округы төбәкләренең туризм буенча Координация советы һәм Россия Федерациясенең Мәдәният Министрлыгы каршында эшләүче импортны алыштыру Комитеты утырышында “Бөек Болгар юлы” маршрутының презентациясе узды. Федераль туроператорларга Казан - Ульяновск - Самара - Пенза һәм Түбән Новгород - Чебоксар - Йошкар-Ола – Казан маршрутлары тәкъдим ителде. Маршрутларны камилләштерү буенча белгечләрнең бәяләмәләре алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International