ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2018 ел
якшәмбе

Кемерово шәһәрендә узган ярышларга Россиянең 30 төбәгеннән 160 иң көчле көрәшчеләр килгән иде.

Кайбыч районында хатын-кызлар арасында йөзү ярышы узды. “Салават күпере” спорт комплексында үткән ярыш Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм анда 15 оешмадан 45 хатын-кыз катнашты.

Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты.

Әлеге турнир Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 4 янгын.

Татарстан башкаласы җыелма командасы Татарстан буенча ярышларда беренче урынны беренче тапкыр яулады.

Татарстан спортчысы бүген 12 чакрымга чаңгы ярышында, кичә 6 чакрымга биатлон буенча дүртенче булып килде.

Александра Пронягина 2002–2003 елда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында 80 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңүче булды.

Тату, бер-береңне хөрмәт итеп ничек яшәргә? Туган якны өйрәнү музеенда “Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән оештырылган түгәрәк өстәл арындагы сөйләшү әлеге проблеманы күтәрде.  Сөйләшү нигездә мөселман динендәге гаиләләр белән барды. Яңа Тинчәледән 51 ел үрнәк гомер кичерүче Далим һәм Руфия Фәтхуллиннар, Яңа Суыксудан Рафыйк һәм Рәмзия Сираҗевлар, Иске Тинчәлдән гомер буе каенана белән бергә яшәгән Сәфинә Алиуллова, яшьләрдән – Буадан Гөлчәчәк һәм Марсель Кәримовлар,  Зөлфия һәм Илнур Зәйнуллиннар чакырылган иде.

Татар Баганалысында бәйрәм чарасы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International