ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗат интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне яңадан кайтару идеясен хуплады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру ибеясен хуплады. Очрашу Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда узды. 

“Алабуга” МИЗда яңа резидент булачак. Бүген МИЗның Күзәтү Советы Татарстан Президенты рәислеге астында табаклы тимерне чыгару буенча яңа завод төзелешен хуплады.

Куйбышев Затоны эшчеләр поселогы библиотекасы “Весенняя неделя добра” акциясе кысаларында дуслык дәресе үткәрде. 

Төркия кунакларының Татарстанга визиты 10 мартта башланган иде.

Казанда SIYUM Архитектура һәм дизайн буенча I Халыкара инвестицион форум тәмамланды. Форум эшендә Россиядән 40 шәһәрдән һәм 10 илдән 745 кеше катнашты.

Быел Татарстан икътисадына федераль бюджеттан якынча 62 млрд. сум җәлеп итү планлаштыра. Бу мәгълүмат Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән традицион киңәшмәдә яңгырады, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

“Ялта-Зәй спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары узды. Анда республиканың 41 районынннан 164 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Зәй районыннан Уразайкин Петр - 2 нче, Гадершин Илфат- 5 нче,Токмакова Татьяна- 3нче,Павлова Наталья- 2 нче урынны алдылар.Район башлыгы Р.Г.Кәримов ярышларда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм аларга яңа уңышлар теләде.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивинаны туган көне белән котлады. Зәй районы киноучреждениясе директоры М.Р.Зыятдинов һәм район Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Ф.Ф.Әхмәтвалиевалар район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булдылар. «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыруда актив катнашучы, район Башкарма комитеты эшләрә идарәчесе Якубова Ирина Петровнага, «Заинск-информ» ТАТМЕДИА филиалы җитәкчесе Исрафилова Венера Назифовнага, “Энергетик” мәдәният йорты коллективына һәм “Яшьләр үзәге” директоры Столбова Нина Альбертовналарга фестивальне оештыру комитете рәисе дипломы тапшырылды. Р.Г.Кәримов утырышта катнашучыларны, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнүче Р.М.Нәсибуллин, “Энергетик” мәдәният йорты директоры итеп билгеләнүче С.Ю.Ревина һәм район ветераннар Советы рәисе итеп билгеләнгән Н.И.Шипковлар белән таныштырды. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Зәй эчке эшләр бүлеге, район азык- төлек идарәсе , янгын-сак гарнизоны, район дәваханәсе һәм дәүләт техник күзәтү эшенә атналык йомгак ясалды. Көн кадагында торган районда хезмәт базары торышы турындагы мәгълүмат белән халыкны хезмәт белән тәэмин учреждениясе директоры Е.В.Андреева таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International