ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алга таба эшне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Фәнни-техник совет әгъзалары белән киңәйтелгән утырышны министр Александр Шадриков уздырды. "Җәмгыять үсеш алсын өчен, хакимиятнең, җәмгыятьнең, бизнесның һәм, иң мөһиме, фәннең диалогы кирәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Казан хосписы карамагындагы балалар өчен «Креатив-квинтет» халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Яшь музыкантлар домрада һәм баянда танылган композиторлар әсәрләрен уйнадылар. Хоспис хезмәткәрләре билгеләгәнчә, коллектив күтәренке энергия җыйдырды – хоспис карамагындагы балалар биергә чыктылар.

Бүген Питрәч районында экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Район халкы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов һәм ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов очрашты.

16 март көнне президентыбыз Миннеханов Р.Н.чакыруы буенча, МБББУ “Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләре(Ибраһимовлар, Хаковлар)Казан шәһәрендә цирк ачылу тантанасында катнаштылар.

Салым инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, шәһәр предприятиелары һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килде. Җыелышта 2017 елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга максатлар билгеләнде. 

"Ландыш" балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылганнан соң район башлыгы Айрат Хәйруллин Габдрахман авылындагы урта мәктәптә булды, укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә алып барды. Габдрахман авылының урта мәктәбе 1972 елда төзелгән. Бүгенге көндә мәктәптә уңышлы укыту-тәрбияләү процессын алып бару өчен ярдәм итә торган яхшы матди-техник база бар. Мәктәптә 108 бала укытыла, 19 укытучы эшли. Нефтьчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шафагат Фахразович Тахаутдинов зур спонсорлык ярдәмен күрсәтә. 

Бүген Район мәдәният йортында «Йолдызлык» район этапы бәйгесе булып үтте.

Бүген Алабуга районының Тарловка авылында яңа чистарту корылмалары ачылды. Яңалыклар пычрак агынты суларны җирлек рельефына һәм Түбән Кама сусаклагычына ташлауны булдырмаска ярдәм итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре туфракта һәм су объектында яраксыз матдәләрнең нормадан артып китү очракларын берничә мәртәбә теркәгән иде. 

Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә 2017 ел эчендә югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүнең йомгаклары буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International