ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Россия эстрадасы йолдызы Нюша Әлмәттә тавыш бирде. Бүген җырчы Ленин мәйданында әлмәтлеләргә үз җырларын да бүләк итәчәк. Концертка керү өчен сайлау участокларына барып, тавыш бирергә һәм #ИгелеклеӘлмәт беләзекләренә ия булырга кирәк. Танылган җырчы «Нефтьче» Мәдәният сараенда тавыш бирде. Соңрак аның иҗатын сөючеләр белән биредә үк матбугат конференциясе дә уздырылды. Нюша 18 мартта нефтьчеләр башкаласында иҗади сәфәр белән булачагын белгәч, бик шатланган. Чөнки Татарстан аның өчен якын төбәккә әверелгән. Безнең республиканың уңышларына да ул соклана.

Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген Алабуга Мәдәният йортында 1388 нче сайлау участогында Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде.

Тавыш бирү иртәнге 8 дә башланды. Республикада 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2817 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән 49 - сайлаучыларның вакытлыча булу урыннары, эшли.

 Бүген сайлауларда катнашкан һәркем "Казан-Арена"да оештырылган концертка бара ала, аларга шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә арзан бәядән товарлар сатып алу, барлык төр шәһәр пассажир транспортыннан бушлай файдалану, узган атнада барлыгы 162 мәктәптә ачылган "Минем Россия" күргәзмәсен карау мөмкинлеге тудырылган.

Бүген 18 мартта зәйлеләр Россия Президентын сайлауда катнаша. Районда бу көндә 64 сайлау участогы эшли, шуларның 20 се шәһәрдә һәм 44 се авылларда урнашкан.Шәһәр сайлау участокларында видеокамера урнаштырылган һәм 6 сайлау участогында электрон юл белән тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бүген зәйләләр сайлауга бәйрәмгә җыелган кебек,  бердәм рәвештә гаиләләре белән бардылар. Район башлыгы Р.Г.Кәримов традицион рәвештә үзенең тормыш иптәше белән шәһәребезнең сайлау участогында тавыш бирде һәм зәйлеләрнең бердәм тавыш бирүләренә ныклы ышаныч белдерде.

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шәһәр һәм район имамнары белән берлектә, РФ Президенты сайлауларында катнашты.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Сайлауларда катнашып, «#ДобрыйАльметьевск» браслетына ия булганнар "Кванториум"га иркен рәвештә кереп, VR-технологияләр буенча мастер-классларда катнашу хокукына ия булды. Туган якны өйрәнү музеенда да кызыклы программа тәкъдим ителде. Монда да «#ДобрыйАльметьевск» браслеты бушлай керергә ярдәм итте. 
Картиналар галереясындагы мастер-классларда да балалар күп иде. Шулай ук "Татнефть" ягулык салу станциясе хезмәтләреннән файдаланучылар да 4 процентлы ташламага сөенделәр.

Әлмәтле Наҗия Насыйбуллина өчен бүген икеләтә бәйрәм. Аңа бүген – 90 яшь. Тыл ветераны Наҗия әби моңарчы булган сайлауларның берсен дә калдырганы юк. Бүген дә ул Россия Президентын сайлауларда катнашты. Бу юлы ул тавышны өендә генә бирде. 776 нчы сайлау участогыннан урна белән аның өенә килделәр. 
Наҗия Фазлыйәхмәтовна күпне күргән. Югары Мактамада биш балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе сугышта һәлак булган. Сугыш чорында колхозда эшләгән, фермада дуңгыз, сарыклар караган, Ширәмәткә урман кисүгә җибәрелгән, “Нефтяник” колхозында сыер сауган, чебешләр караган. Кыскасы, башкармаган эше калмаган дисәң дә була. 
 

2018 елның 18 мартында, Рәсәй Президентын сайлау көнендә, Түбән Кама муниципаль районы Сухрау авылында «Бөтен гаилә белән сайлауга» гаилә фестивале үтте. 

Россия Федерациясе Презентын сайлау көне уңаеннан,Сарман музеенда, халык өчен экскурсияләр узды.

16 март көнне ,Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре,«Волонтер» клубы членнары белән берлектә   Татарстан поселогының үзәк урамында, Президент сайлаулары алдыннан ,   значочклар,наклейкалар , сайлау  символикасы төшерелгән шарлар тараттылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International