ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

             Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшәүче, озак еллар Госстрахта иминиятләштерү агенты булып эшләгән  Батталова Фәүзия апа  19 март көнне үзенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп  үтте.

             Юбилярны хөрмәтләп район башлыгы Альберт Илгитзәр улы Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин тәбрикләделәр.

Баулы шәһәрендә яшәүче  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Илдус Камалетдинов  өчен 18 март көне аеруча истәлекле булды - ул үзенең иң кадерле кешеләре белән  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм барлык ватандашлар белән бергә илебезнең  киләчәк президенты өчен тавыш бирде.

          Бүген Низаметдинова Шамсеруй Низаметдин кызы  үзенең 95-нче туган көнен билгеләп үтә. Ул 42 ел колхозда әшләгән. Шамсеруйнын  балалары  юк, ләкин шуңа да карамастан, хәзер ул яхшы һәм тату  Сафиннар гаиләсендә яши. Алар Шамсеруйне үзләренең гаиләсенә кабул иттеләр.

2018 елның 18 марттында Россия Федерациясе президентын сайлау көнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә никахны теркәү узды. Яшь пар Суровцев Артур һәм Ваһапов Камилә гаиләсен истәлекле көнне-илнең киләчәген билгеләү көнендә карар булдырдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре никах көнен сайлауда яшьләргә булыштылар һәм үзләренең ял көннәрендә тантаналы никахлашу церемониясен уздырдылар.

Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк.

Яшел Үзәннең «ГТОны – гаилә белән» ярышлары район мәктәпләренең спорт белән ныклап шөгыльләнүче гаиләләрне җыйды.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан һәр оешма умарта оясы кебек гөж килә, хөрмәтле вә гыйззәтле гүзәл затларыбызның күңелен күрү өчен бүләкләр белән генә котлап калмыйча, төрледән-төрле чаралар уздыра. Яшел Үзән ПАТПсында оештырылган «Балтадан ботка» бәйгесе искиткеч җанлы һәм бик тә кызыклы булды

2018 елның 19 мартында  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында Бөгелмә һәм Буа  муниципаль районнарына чыгу  буенча чараларга әзерлек кысаларында  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең  хокук бозуларны профилактикалау  буенча комиссиясе эшче төркеме  әгъзалары киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары М.М. Ибәтов,әлеге районнарда җинаятьчелек дәрәҗәсенә ясалган анализ нигезендә, киңәшмәдә катнашучыларга җентекләбрәк өйрәнелергә тиешле юнәлешләргә игътибар юнәлтергә боерды, районнарның профилактика эшләре субъектларына методик ярдәм күрсәтергә кирәклегенә басым ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты сайлауларында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. "Кичә без иледездә иң әһәмиятле сайлауларны уздырдык - Россия Федерациясе Президенты сайлауларын. Мин сезнең һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм үткәрүне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт урман инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” АКО хезмәткәрләре белән берлектә, агач һәм агач кисүдән барлыкка килгән материалларны ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейдлар уздырды.

Рейдлар барышында сигез хокук бозу очрагы ачыкланды. Болар – агач кисүдән барлыкка килгән материалларны рөхсәт документларыннан башка, шулай ук сату-алу турында алыш-бирешләрне ЛесЕГАИС системасында теркәмичә транспорт белән күчерү фактлары. Әлеге хилафлыкларга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, транспорт чаралары махсус тукталышларга куелды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, административ хокук бозу коралы булып торучы агач материалын яки транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф күләме биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International