ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

16 нче март көнне Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары үтте. ..

Цифрлы телевидениягә күчәбез!

Дзюдо буенча ярышлар Алабугада 21 яшькә кадәрге 120 спортчы арасында узды.

2018 нче елның 19 нчы мартында Болгар шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге VIII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә Спас районының барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты.

Россия Сәнәгать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабрендәге 1312 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә Россия оешмаларының комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында, әлеге оешмаларга гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрен уздыруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча оешмаларны сайлап алуны тәэмин итү максатларында Технологик юнәлешләр исемлеген формалаштыру өчен тәкъдимнәр җыю вакытын озынайта.

Тәкъдимнәрне җыю 2018 елның 01 апреленә кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырылачак, түбәндәге адрес буенча: https://gisp.gov.ru/cabinet/org/request/tn/?add=1&year=2018  (системадан яңа файдаланучыларга теркәлү узарга кирәк).

Белешмә өчен мәгълүмат: ksenofontov@minprom.gov.ru; sobolevskiy@minprom.gov.ru

Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05;

Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69;

Мәсьәләләр буенча электрон почтага мөрәҗәгать итү кулайрак.

2018 елның 01 апреленнән соң килгән тәкъдимнәр каралмаячак.

Ачык ишекләр көне 23 март көнне 09.00- 20.00 , 24 март көнне 10.00-15.00 сәг. вакыт аралыгында узачак. Бу ике көндә әлмәтлеләр салымчыларга барлык сорауларын бирә алачаклар. Аларга белгечләр шулай ук яңа законнар һәм мөмкинлекләр турында да аңлатма бирәчәкләр.

Әлмәт районындагы мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар батарейкалар җыю буенча "Собиратор" экологик акциясендә катнашырга чакырыла. Чараны оештыручылар – Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе.

Басмада кыска һәм ачык формада билгеле гамәл алгоритмы төрендә кан тамырлары авыруларын профилактикалауның һәм дәвалауның алымнарын тасвирланган. Басмада россия һәм шулай ук чит ил исбатлау медицинасының хәзерге заман мәгълүматлары һәм гамәлдәге клиник тәкъдимнәре китерелгән. Авторлар билгеләгәнчә, кулланма йөрәк-кан тамырлары хирурглары һәм чиктәш белгечлекләрнең табиблары өчен һәм шулай ук студентлар, яңа гына башлаучы медиклар һәм гади гражданнар өчен дә файдалы булачак.

"Татнефть" компаниясенең Норматив-тикшеренү эшләре үзәге "Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы" Россиякүләм конкурсында җиңүче булды һәм "Иң яхшы инновацияле предприятие" һәм "Иң яхшы фәнни-тикшеренү предприятиесе" номинацияләрендә дипломга лаек булды.

Дипломнар "Инновацияләр һәм үсеш" Халыкара Форумы тарафыннан оештырылган XLVIII фәнни конференция кысаларында тапшырылды.

"Инновацияләр һәм үсеш" форумы инновацияләр һәм иҗтимагый эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге үсеш мәсьәләләрендә халыкара фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлекне җәелдерү; Россия икътисадындагы төрле тармакларда технологияләрне һәм фәнсыешлы продукцияне эчке һәм тышкы базарларга чыгару һ.б. максатларда уздырыла.

 

Беренче мәгълүматлар буенча Тукай районында иң күп тавышны Владимир Путин җыйган – 91,09% (26631 кеше). Икенче урында Павел Грудинин бара – 4,73 %. Владимир Жириновский 1,56% тавыш җыйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International