ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Гастрольләр афишасында – 3 спектакль. 

Үзәк балалар китапханәсендә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 7 класс укучылары белән, халыкла арасында толерантлык, мәрхәмәтлелек, дуслык, тынычлык тәрбияләү максатында "Ничек яхшы,  без барыбыз да төрле-төрле" темасына түгәрәк өстәл узды.

«Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең Балалар сырхауханәсе тарафыннан ятим балаларны диспансерлаштыру үткәрелә. Быел Аксубай, Әлки һәм Чистай районнарыннан 89 ятим бала карап тикшерелергә тиеш. Чистай медиклары районнарыга чыгып китәләр, кайда карау үткәрәләр һәм анализлар эшләү өчен кан алалар. Медицина карап тикшерү йомгаклары буенча сәламәтлек халәтенең төркемнәре оештырылды һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру, көн режимын үтәү, туклану, физик үсеш һәм иммунопрофилактика буенча тәкъдимнәр эшләп чыгарылды.

Татарстанның Монополиягә каршы көрәш идарәсе белешмәләрдә запас частьләр бәясе законга каршы килүен раслады.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

ЛЭП (БКТП Йөзү бассейнын)  ВЛ-6кВ № 21 Печищега кушу сәбәпле 29.03.2018   сәгатҗ 09:00 дан 17:00 гә кадәр  район үзәгендә ут сүнеп торачак.

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев WorldSkills Russia чемпионаты чараларында катнашучылар белән очрашты. Ул "Эшкуарлык" компетенциясе буенча яшь профессионалларның әзерлеге белән танышты.  Җыелма команда апрель ахырында Ярославльдә сайлап алу чемпионатында катнашачак. "Сез республиканы тәкъдим итәсез һәм шуның белән генә дә сез бу эшне башкарып чыга алуыгызны исбатладыгыз. Планка югары куелган, без һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер", – дип белдерде икътисад министры. Хәзерге вакытта инглиз теле, кейсларны чишү, командада эшләү күнекмәләрен шомарту һәм проектларны презентацияләү буенча дәресләр уздырыла. 

 

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

ЛЭП (БКТП Йөзү бассейнын)  ВЛ-6кВ № 21 Печищега кушу сәбәпле 30.03.2018 сәгатҗ 09:00 дан 17:00 гә кадәр  район үзәгендә ут сүнеп торачак.

Мәскәүдә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышы узды. Уйлап табулар һәм рационализаторлык, интеллектуаль милек, инженерлык эше, балаларның фәнни һәм техник иҗаты мәсьәләләре каралды.

Фикер алышуларда интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү һәм яклау проблемалары үзәк тема булды.

Утырышта шулай ук инновацияле эшчәнлекне яңа белемнәрне һәм перспективалы технологияләрне генерирлаштыру чаралары буларак үстерү мәсьәләләре, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү проблемалары, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен патентлау һәм яклау өлкәсендә хокукый җайга салуны үстерү мәсьләләре каралды.

Утырыш эшендә Татарстан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Берткетмәләр төзүдә хаталар һәм тәңгәлсезлекләр ачыкланмавы бу карарга нигез булган.

Чистай үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре «Язгы игелек атнасы» гомумроссия иреклеләр акциясе кысаларында игелекле эшләр эстафетасында катнаштылар. Хастаханә хезмәткәрләре ярдәмгә күбрәк мохтаҗ булганнарга – өлкәннәргә, ветераннарга, Бөек ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга, аз керемле гаиләләрдән булган балаларга адреслы ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук медиклар бригадалары районның авыл бистәләренә чыктылар, кайда өлкән яшьтәге пациентларны карап тикшерделәр. Шуны да билгеләргә кирәк, учреждениенең медицина хезмәткәрләре медицина ярдәме күрсәтүнең ала алырлыгын күтәрү максатында районның авыл бистәләренә чыгарга дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International