ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Кар барсларын үрчетү үзәген проектлау һәм төзү мәсьәләләренә багышланган утырыш булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы, Казан зооботаника бакчасы, "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре дә катнашты.

Әңгәмә барышында Татарстан һәм Төркия муниципалитетлары арасында алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелде.

22 март көнне Теләкәй авылы китапханәсендә "Су - яшәү чыганагы" дип аталган тәрбияви чара узды.

Территориаль җәмәгать үзидарәләре арасында республика конкурсы үткәрү буенча комиссия утырышы булды.

24 мартта Лаеш шәһәре мәдәният йортында ачык республика телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең зона этабы гала-концерты булачак. Сезнең һәркайсыгыз әлеге грандиоз вакыйганың тамашачысы була аласыз. Билетлар район мәәният йорты кассасында. Игътибар! Билетлар бары 23 мартта гына сатылачак.!

Гала-концерт 18.00дә башлана, билет бәясе 150 сум.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тармак ведомстволар белән берлектә лагерьларны җәйге сәламәтләндерү-белем бирү сезонына әзерли башлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган урынга чыгып кабул итү графигы нигезендә, 23 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.

Бүген – 22 март көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән  (ФАС) монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл  Шәүкәт кызы Шәфигуллина килде. Әлеге визит план буенча каралган. Шул рәвешле, монополиягә каршы көрәш хезмәте профилактика эше алып бара.

24 март көнне Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында ачык ишекләр көне узачак

20-22 март көннәрендә ТРның дәүләт хезмәтләре Порталында "ТРның дәүләт хезмәтләре" мобиль кушымтасы сервисында күп мөрәҗәгатьләр булганга күрә, портал эшләми торды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International