ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2018 ел
шимбә

      2018 елның 22 нче март Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1500нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Азиз Сагидуллин – 19 март көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез

   24 мартта Район мәдәният йортында Республика бәйгесе «Русская песня» зона зтапы булып үтте. Бәйгедә катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина мөрәҗәгать итте. Бәйгедә Кама Тамагы, Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнары катнашты.   

Бүген Байлар Сабасында Өстәл теннисы буенча ХVII Бөтенроссия ачык шәхси-команда ярышларынын ябылу тантанасы булып узды.

Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай һәм Латыйфа әбинең онык - оныкчыклары.Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык xисләрен кадерләп саклауларына,нәсел җепләренең дәвамлы булуына руxлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга130, ә Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде...Узган еллардагы кебек, бу нәсел быел да бергә җыелды, Борындык мәдәният йортында авылдашлары алдында чыгыш ясадылар. Алып баручылар әдәби әсәрләргә генә xас булган чынбарлыкка күз салдылар, Латыйфаны килен итеп төшерүне сәxнәләштереп күрсәттеләр. Бу нәселдә җырлый, бии белмәгән кеше юк бугай. Матур, шәҗәрәсе киң тармаклы нәсел бу! Ә шәҗәрәләр xалкыбыз тариxы ул.

"Чиста булачак" экологик хәрәкәте активистлары казанлыларга бүген "Җир Сәгате" акциясенә кушылырга өндәп мөрәҗәгать итте. Халыкның әлеге акция хакында белү-белмәве һәм теләктәшлек күрсәтү-күрсәтмәве хакында шәһәр үзәгендә белделәр.

Сулыкны кислородка баету һәм балыкның һәлак булуын булдырмый калу. Бүген Яшел Үзән районының Займище поселогындагы Иделдә шул максат белән табигать саклау акциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча ГХМ идарәсе, Татарстан Республикасының Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты. Акциядә катнашучылар уртак тырышлык нәтиҗәсендә 60тан артык бәке тиште.

«Җир сәгате» – Бөтендөнья кыргый табигать фонды (World Wide Fund for Nature, WWF) тарафыннан ел саен уздырыла торган глобаль халыкара акция. 

24-нче марттан 30-нчы мартка кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә,  Биләрдә, «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе узачак.

Татарстан Республикасында 2018 елгы язгы чәчүдә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600дән артык чәчү комплексы катнашачак.

2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы тарафыннан оештырылган “Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый һәм шәхси җайга салу” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция Россия дәүләт хокук университеты ректоры В.В.Ершов монографиясенә багышланган иде.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Ю.В.Глазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Россия дәүләт хокук университеты ректоры В.В.Ершов, Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы директоры Р.А.Шәрифуллин, район (шәһәр) судлары вәкилләре катнаштылар.
Аннан соң Р.Ф.Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы судьялар советы утырышы булды, анда  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд аппаратлары һәм суд участоклары хезмәткәрләре вазыйфаларына кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләре каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International