“Автомобильдән саклан” танып-белү уен программасы
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халкыбызның игелекле ул” исемле китап күргәзмәсе куелды. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә. Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы була.
2018 елнын 26 мартында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитетында хезмәткәрләрнең ачык доступка куелган керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре һәм сайт адреслары, сайт битләрендэ мәгълүмати-телекоммуникация «Интернет»челтәрендә куелган мәгълүматләре буенча форма тутыру һәм әлеге мәгълүматне табу мөмкинлекге бирә торган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Шигърият көне ул- шигырь сөючеләр, шигърияткә, шигырь сәнгатенә, матур сүзгә, поэтик образларга битараф булмаган кешеләр бәйрәме. Китапханәгә килүчеләр үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Алар тарафыннан хәзерге заман авторларының һәм татар классик шагыйрьләренең шигырь юллары яңгырады. Ә китапханәче Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан оештырылган “Шигъри тәлгәшләр”- исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Чүпрәле муниципаль районы Совет утырышы үтәчәк
Азнакай районының 26 март яңалыкларын тыңларга
Ярышта Теләче, Олы Нырсы, Сауш, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа мәктәп командалары катнашты.Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын: Теләче урта мәктәбе
2 урын: Олы нырсы урта мәктәбе
3 урын: Сауш төп мәктәбе
Матбугат хезмәте хәбәр итә
Балтач шаулап-гөрләп, бәйрәм итеп, кар бураннар туздырып кышны озатты, шат күңелләр белән язны каршы алды. Бәйрәмебезнең төп кунаклары Кыш бабай белән Нәүрүз кызы булды.
Районыбыз халкын һәм кунакларны башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров "Кышны озату" бәйрәме белән котлады.
Бәйрәм чарасы төрле уен көле, ярыш, бәйгеләр белән дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырларын бүләк итте.
https://vk.com/album-122979932_252421858
#БАЛТАЧ #Балтаси #Татарстан #Нәүрүз #Кышныозату
Баландыш авылы китапханәсендә “Синең уку билетың” акциясе бара. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап ветераннарга кадәр катнаша ала. Һәр укучы биредә электрон Бердәм уку билетына ия була. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була