ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан  23 мартта Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә аңа багышланган күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “ Без тарихта эзлебез”дип аталды. Күргәзмәгә язучының иҗат җимешләре һәм гаҗиттән алынган материаллар куелды.

1нче “Алтын ачкыч“ балалар бакчасында “Милли мәдәният – мәктәпкәчә укыту учреждениеләрендә этномәдәни кыйммәтләр интеграциясе чарасы“ темасына район семинары узды.

24 нче март көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А.Үзәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен Л.Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган “Лев Николаевич Толстой – балаларга “дигән темага әдәби-сәгать үткәрде.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районындагы постта йөк машиналарын тикшергәндә ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган:5 тонна сөт ветеринар белшмәдән башка ташылган. Гаепле кеше штраф түләргә тиеш була.

Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Китап укучыларга ул үзенең   "Ак бүре”, "Алыпбатыр маҗаралары” "Куян баласы Наян” әкиятләре белән дә, "Кичер мине,әнкәй!”,  "Ак күгәрченнәр”, "Ана каргышы” исемле пьесалары , "Сөембикә” тарихи романы ,”Юл буенда зәңгәр чәчәк” романы, Г.Тукайның эчке кичерешләрен үзенчә тасвирлап язган "Кылдан нечкә, кылычтан үткен” романы, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган "Бию җене кагылган егет” кыйссасы  һәм башка бик күп әсәрләре белән таныш.

Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары Әгерҗе районында 15 кг балга сату вакытында ветеринария белешмәсе булмавын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәгән өчен сатучы штрафка тартылган.

2005 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында узучы ярышта республиканың 15 районыннан 108 теннисчы катнашты. Теләче җыелма командасы составына өстәл теннисы буенча өстәмә белем бирү педагогы Р.Г.Әбҗәлилов түгәрәгенә йөрүче балалар керде.Гомүмкомандалар арасында 12 урын яуладылар. 

Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында 17 кг дуңгыз маен ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташуны ачыклыйлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәгән өчен сатучы штрафка тартылган.

24 март көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында “Татарстанның бадминтон өметләре-2018” исеме астында яшүсмерләрнең 1 нче  этап турниры уеннары булып узды. Ярышларда  300 дән артык  яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәбе балалары тәшкил итте. Нэтиҗәләр буенча барлык уенчыларыбыз ярышның 2 нче этабына үттеләр.

Саба районында, расланган график-графикка туры китереп, 19-24 март көннәрендә "Юлбат", "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ, "З.З. Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International