ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

21нче марттан 23нче мартка кадәр Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (университетында) Eco Solution Cup V  Экологик кейслар кубогы узды.

Быел язгы чәчү кампаниясе апрельнең өченче декадасында старт алыр дип көтелә. Аңа кадәр, 9-13 апрельдә, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк.

5-6нчы апрельдә вузда хәзерге дөньяда проблемалы укыту буенча фикер алышу өчен укытучы-методистлар, укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, фәнни-белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, академик М.И. Мәхмүтов гаиләсе әгъзалары һәм аның укучылары җыелачак.

Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 2 нче апрель көнне «Казан» халыкара аэропортында 13 авиарейс пассажирларының кул йөге каралды һәм Россельхознадзорның 2003 елның 28 ноябрендә чыгарган 13-8-01/9999 номерлы карары нигезендә Үзбәкстан Республикасыннан Россиягә кертү вакытлыча чикләнгән продукт: өйдә  әзерлэнгән сыр (2 кг) табып алынды.

«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәгендә эшләүче социаль белгеч Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызларга “Үз-үзеңне бәяләү” дип аталган дәрес үткәрде.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 2 нче апрель көнне тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр:

Бу зур бәйге 4нче “Кызыл калфак” исемле балалар бакчасында узды. Иң-иңнәр исеменә Җәлилнең биш балалар бакчасыннан 10 конкурсант ярышты. Һәрбер бала бәйгегә искиткеч итеп әзерләнеп килгән. Кызлар һәм егетләр бик уңган, оста булуларын күрсәттеләр. Үзең белән таныштыруга багышланган беренче этапта конкурсантлар үзләре турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә ике яклы очрашу уздырды.  

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Яклар берничә уртак профильле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында, шулай ук 2018 елда Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International