ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

02 апрель 2018 ел, дүшәмбе. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында “Гомуми эш” Гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проекты буенча “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын  хәбәр иттеләр. Аралашу максаты – ни өчен кешеләр хәмерне сатып ала һәм аны эчә? Бу аларның шәхси сайлавы, яки кемдер алар өчен сайлаган?  Шуннан сон белгечләр балалар белән “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән фильмны карадылар. Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.

Шушы көннәрдә Баулы “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә 10 кеше катнашты.

 

 

Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле мамадышларны кабул итә.

Җиңүчеләр Кино вакыты Doc (документаль кино), Кино вакыты Short (кыска метражлы уен фильмнары) һәм Кино вакыты Non-stop (тулы метраңлы уен фильмнары һәм сериаллар номинацияләрендә билгеләнде.

Халыкара кошлар көне уңаеннан Алабирде авылы китапханәсендә “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән конкурс программасы оештырылды

Чистай районында көнлек сөт җитештерү 62 тонна тәшкил итә

Районыбыз вәкилләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган ярминкәдә  1 миллион 100 мең сумлык товар саттылар.

2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.

Саба аграр көллияте көзге-кышкы ГТО нормаларын тапшыру буенча авыл җирлегендә һөнәр белем бирү уку йортлары арасында беренче урынга чыкты.

Язын боз астындагы балыкларга кислород җитми башлый. Шунлыктан балыкларны коткару буенча Өчкүлдә мелиорация чаралары үткәрелде.

Менә инде ничә ел рәттән  “Спас” заказнигы хезмәткәрләре “Главрыбвод” ның Урта Идел филиалы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән берлектә балыкларга ярдәм итү максаты белән төрле эшләр башкаралар. Табигать һәйкәлләре саналган Чиста, Атаман һәм Безымянное күлләрендә махсус җайланмалар белән 80 бәке  киселде.  Балыкларга кислород кереп торырлык бу бәкеләрне туңмасын өчен салам  белән капладылар. Бу безнең күлләрдәге тереклекне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International