ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 30 мартында Арча районы «Курса машина-трактор станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгы базасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, 2018 елгы язгы кыр эшләрен уздыру буенча семинар-киңәшмә уздырылды.

Телевидениенең беренче каналында тимераякта фигуралы шуу буенча «Ледниковый период» тапшыруы башланды.

10 апрельдә 15тән 17 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» сәяси партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов халыкны кабул итә.

“Россия яшьләре союзы” иҗтимагый оешмасы (РССМ) Россиянең аграр сәүдә  политикасы РФ Советы комитеты җитәкчелегендә “Авыл яшьләренең федераль ресурс Үзәге” бөтенроссия проектын тормышка ашыра.

2018 нче елның 1 нче кварталында 16 авыл җирлеге  үз башкарма комитетлары счетына 3 9 млн акча кертте. Бу прогнозның 73,5 % ын тәшкил итә. Бу акчаларга өстәп 2 нче кварталда район тагын 15,8 млн сум акча алачак.

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара Россия Армиясенең Үзәк академия театрында узды. 

«Без бергә” проекты кысаларында  Арча күпфункцияле үзәгенә йөрүче балалар “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта булдылар.

4 апрелькөнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты”ның шәфкатьлелек бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Юындыр кунакка килде” (чисталыкны саклау) темасына шөгыль үткәрелде. 

Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Гөлүсә Гарифзянова гайләсе белән “Без бергә” - дигән Республика балалар халык-ара иҗади фестивальдә катнашты.

Кичә, 4 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2018 елда ташламалы инвестиция кредиты бирү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе белгечләре, вәкаләтле банклар һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International