ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Төзелеш һәм бизәү материаллары, сантехника, керамикадан плитә, ишекләр, идән җәймәләре, кәрнизләр, ут һәм электр техникасы продукциясе, фасадлар, түбәләр, техника һәм эш кораллары. Мәскәүдә MosBuild/WorldBuild Moscow 24 нче халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе бара. Ул дөньяның төзелеш һәм интерьер буенча иң эре күргәзмәләре бишлегенә керә. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында  республиканың муниципаль берәмлекләрендә юл билгеләре кую һәм алыштыру буенча  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны үтәү буенча актив эш башланды, моны баш модератор - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контрольдә тота.  

2018 елның 12 апрель көнендә Яр Чаллы шәһәрендә«Язгы игелек атнасы» вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

“Остазлар: бергә түгел, ләкин якында”

2018 елның 20 апрелендә Мәскәүдә Мәскәү технология университеты базасында "Интеллектуаль милек базары аша инновацион үсеш" Х юбилей Халыкара форумы булачак.

Халыкара Форум ел саен үткәрелә һәм үзенә һәрвакыттагыча Евразия икътисад берлеге (ЕАИБ) һәм БДБ барлык илләреннән делегацияләрне җыя. Моннан алдагы Форумнар чараларында дөньядагы 18 илдән 2500 артык вәкил катнашкан.

 

 

5 апрель көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән кичә үтте.

Кече яшьтәге мәктәп  балаларын үзләренең тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә сурәтләүгә җәлеп итү, аларның иҗади сәләтләрен ачыклау, Россиядә игълан ителгән Игелек һәм волонтерлар елы, Татарстандагы Лев Толстой елы идеяләрен, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) отрядының оешуына 45 ел тулуга багышланган акцияне популярлаштыру,  иминлекне пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгуын профилактикалау максатыннан, 12 нче мәртәбә «Балалар илебезне рәсемдә сурәтли» дип исемләнгән республика бәйгесе игълан ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры  Николай Никифоров та катнашты.

2018 елның 9 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстанда «Алдынгы технологияләр куллануны исәпкә алып, быелгы елның чәчү кампаниясен уздыру тактикасы» темасына зона семинар-киңәшмәләре узачак.

2018 елның 5 апрелендә медицина хезмәткәре Лилия Халитова  беренче группа инвалиды Лидия Мальцевага  «Дару  куркынычсызлыгы» темасына әнгәмә үткәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International