ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2018 ел
шимбә

 Предприятиеләргә һәм оешмаларга урамнар һәм участоклар беркетелде, аларны тәртипкә китерергә һәм язгы-җәйге чорда чиста тотарга кирәк булачак.

6 апрель көнне 6 мәктәп базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан район белем бирү йортларында үткәрелгән планлы, киң масштаблы тикшерү-күзәтү эшләренә йомгак ясалды.

4 апрель көнне Актаныш авылындагы “Лачын” боз - спорт  сараенда алкалы хоккей буенча ярыш узды.

6 нчы апрельдә хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында Зәй муниципаль районының Шәһәр төзелеше Советы утырышы узды.
Чукмарлы авыл җирлегендә 07 апрель көнне өмә оештырылды. Урамнар, тыкрык, басу,юл тирәләре чистартылды.

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Гадәттәгечә, Чехов базарында үз продукцияләрен Лаеш районы аграрийлары тәкъдим итте. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм аның кунаклары кулай бәядән ит, тавыклар, йомырка, казлар, сөт һәм продукциясе, кәҗә сыры, ярмалар сатып ала алды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш алып барыла.

 

“Хәерби” ЧҖҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча район семинар-киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. КФХ, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар җитәкчеләре авыл хуҗалыгы технткасының һәм гомумән үз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге турында доклад ясадылар.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе ул республика күләмендә уздырыла торган “Яшел ут“ конкурсы. Аңарда быел да җөмһүриятебезнең барлык балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре актив катнаштылар. Быелгы бәйгенең финал өлешен Мамадыш кабул итте.

Пасха кебек бәйрәмнәр халыкны тагын да ныграк берләштерә, дуслык һәм туганлыкның кадерен белергә, башкаларга карата игелекле гамәлләр кылып яшәргә өйрәтә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International