ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр,  кыска ялганыштан – 9 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 4 янгын.  1 кеше һәлак булган.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров православие динен тотучыларны Олы көн уразасы тәмамлану һәм Пасха бәйрәме белән котлый.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Пасха – нурлы бәйрәм. Дин тотучылар аны яз белән бергә каршы ала, бу көннәрдә христианнарның йөрәгендә иман көче, шәфкать-мәрхәмәт һәм яратуның олы кодрәтенә инану тагын да арта һәм ныгый. Пасха кешеләргә якты өметләр, күтәренкелек, көч-дәрт бүләк итә, игелекле гамәлләргә рухландыра.

Яшел Үзән Сабан туйларының алыштыргысыз батыры Фирдүс Зәйнуллин 2нче урын алды.

Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм Бәһрәйн эшлекле даирәләре вәкилләре белән эшлекле ашта катнашты. Бәһрәйн бизнесы вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан төбәк икътисады һәм инвестицияләр өчен мөмкинлекләре, республика тарихы һәм мәдәнияты турында сораштылар.  

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисадый үсеш советы рәисе Хәлид Әл Румәйхи һәм Бәһрәйн Мәмләкәтенең «Мумталакат» Инвестицион фондының төп башкарма директоры Мәхмүд Әл Кухеҗи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мәликнең туганнан туганы Шәех Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм РФнең Бәһрәйн Мәмәләкәтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагиф Гәрәев катнашты.  

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.

Очрашу башлануга ук Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы тапкыр 2017 елның февралендә Россия – Бәһрәйн Хөкүмәтара комиссиясе кысаларында Манамада очрашуларын искә төшерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International