ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Чүпрәленең беренче командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокны да команда капитаны Илһам Багаутдиновка тапшырдылар.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 18 апрельдә Татарстан парламенты бинасында булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу Дабида Әмирлекнең Варис шахзадәсе Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян белән очрашты.

Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов та катнашты.

Беренче урынны Әтнә җыелма командасы яулады.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Яшел Үзән халкы мунча керергә тилмерә, чөнки Жуков һәм Заикин урамындагысы да эшләми.

5 апрель көнне Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының фән, мәгариф һәм культура буенча комитетының парламент тыңлаулары уздырылды. Монда  авыл мәктәпләренең үсеше һәм киләчәге турында сүз барды. Бу бәйгегә  Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфеев дә чакырылды. Ул  “Россия авыл мәктәпләре системасында агромәктәп” дигән темага чыгыш ясады. Аның чыгышы видеоролик һәм презентация белән алып барылды.

Ярыш ахырында җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар спорт һәм туризм идарәсе Мактау грамоталары һәм медальләренә ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International