ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Яңа Акхуҗаның иң өлкән кешеләренең берсе – Асия МИНҺАҖЕВА 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

12 нче апрельдә Казанда республика стоматологлары утырышы булып узды.  Анда 2017 нче елда стоматология өлкәсендәге уңышлар, 2018 нче елга планнар каралды.

Быел “Миллиончы катнашучы“ лозунгы астында узган “Созвездие-Йолдызлык“ республика телевизион яшьләр фестиваленең Минзәләдәге зона турында балкыганнан соң, Әгерҗе йолдызчыклары Казанда суперфиналда катнашу хокукына ия булган иде.

Иртәгә, шимбә көнне, Әгерҗенең үзәк мәйданында иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкә эшли башлый. Ул төшке аш вакытына кадәр дәвам итә.

Боз сараенда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында “Водоканал“ ширкәте Кубогына хоккей ярышлары булды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре районнар Советлары сессияләре утырышларында 2017 елгы эш нәтиҗәләре турында докладлар белән чыгыш ясауны дәвам итә.

2018 елның 11 һәм 12 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, Татарстан Республикасының район (шәһәр) судлары рәисләре, җәмәгать судьялары катнашты.
Уздырылган очрашулар кысаларында электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалану,  почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, цифрлы IP-телефония куллануның актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләрен үтәү буенча фикер алыштылар.
Хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратларының яңа эшли башлаган хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыкларын тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә 13 апрель көнне Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе арасында үзара мәгълүмати хезмәттәшлек буенча эшлекле очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International