ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Укучылар презентация аша Лев Толстой биографиясен зур кызыксыну белән тыңладылар: яшел таякчык турында легенда, крестьян балалары өчен мәктәп төзетү һәм күп кенә башка мәгълүматлар турында белделәр. Алар Толстой әсәрләреннән өзекләрне бик яратып тыңладылар, әдәби викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар барлык биремнәрне дә  уңышлы үтәп чыктылар.!

12  апрель  көнне  һәр  елдагыча   “Куркынычсыз   көпчәк”  район  конкурсы  булып  узды. Кәүҗияк  мәктәбенең  яшь юл  хәрәкәте  инспекторлары  дүрт  төрле  конкурста  көч сынаштылар: юл  хәрәкәте  кагыйдәләрен  ничек  белүләрен, беренче  медицина  ярдәме  күрсәттеләр, велосипедта  фигуралы  йөрделәр һәм   яшь  юл  хәрәкәте  инспекторлары  отрядларының оешуына  45 ел тулуга  багышланган   иҗади  бәйгедә  катнаштылар. 

13 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә яраткан, хәрмәт  иткән  шагыйребез Габдулла Тукайның 132- еллыгына багышланган  «И, мөкатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре. Әлеге күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшләячәк, барлык Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәдә көтеп калабыз.

     11 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Үзәк  хәм Сауш бүлекчәләрендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

    Үзәк бүлекчәсендә техниканы карауга барлыгы 16 трактор, 7 арба, Сауш  бүлекчәсендә 15 трактор, 5 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү  вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм  шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе- Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

13 нче апрель көнне,  халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай, әби һәм түти белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы”  белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

13 апрель  көнне  Мәгариф һәм  фән министрлыгы  Казан инновацияләр университеты базасында  интернет- ата – аналар җыелышы үткәрә. Ата – аналар  интернет- җыелышын түбәндәге сылтама буенча кереп карарга була: https://ieml.ru/roditelskoe-internetsobranie/  

15 апрель конне Илексаз авыл халкына "Корыч" исемле нэфис фильм курсэтелде. 

16 апрель конне Александровка гомуми белем биру мэктэбендэ Боек Жинунен 73 еллыгы якынлашу унаеннан югары сыйныф укучыларына "Я, учитель" исемле яна фильм курсэтелде, э башлангыч сыйныф укучылары исэ пожар куркынычсызлыгы вакытында эвакуациялэну очракларын ойрэткэн документаль фильм һэм "куяннар мэктэбе" исемле мультфильм карадылар. 

27 мартта Яр Чаллыда “Моң чишмәсе” Ачык республика фестиваль-бәйгесе узды. Анда Җәлил музыка мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.

«Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге  Кукмара районы халкына квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан, соңгы биш ел дәверендә  коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә: социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча ярдәм эшләре алып барыла, консультациялар бирелә, уртак профилактика чаралары уткәрелә.

13 апрель көнне гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре һәм чиркәү хезмэткэре тарафыннан Пасха бәйрәменә карата хәйрия ашы уткәрелде. Бу чарада социаль ярдәмгә мохтаж 11 гаилә катнашты.

Гаиләләр алдында директор урынбасары Инна Геннадий кызы, балигь булмаган балалар белэн эшләүче өлкән инспектор Гөлназ  Саубан кызы,  күп балалы әни Любовь Степан кызы чыгыш ясады. Әңгәмә барышында  мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт, зарарлы гадәтләр темалары каралды. Гаилә темасына карата уеннар уткәрелде, истэлекле буләкләр өләшенде.

Һәр елдагыча, 9-14 апрель көннәрендә Татарстанда IV Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында  укучылар һәм яшьләрнең финанс грамоталылыгын үстерүгә багышланган чаралар үтә. Атналык Кече Кибәхуҗа мәктәбендә дә бара. Сыйныф җитәкчеләре тематик сыйныф сәгатьләре үткәрәләр. 7 сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Г.Ә. бүген укучылар өчен мастер- класс форматында ачык чара үткәрде. Укучылар уен формасында биремнәр үтәделәр. Акча санау аларга бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International