ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

18 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста катнашуга заявкалар кабул итү төгәлләнде. Бүген Эксперт советы әгъзалары кергән заявкалар белән конвертларны ачтылар.

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2018 нче елның 19 апреленда көнне 25 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина,  Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

Балык бистәсе районында 19-28 апрельдә «М7-Волга-Котлы Бөкәш-Балык Бистәсе»-Югары Тегермәнлек автомобиль юлының 0 чакрымыннан 4,5 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. 

Бөтенроссия RUSSIAN WATER CUP 2017/184 Чемпионатыны IV нче сайлап алу этабы Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ВолгаСтройЭкспо»  күргәзмә кысаларында узачак. 24 һәм 25 апрелендә « суүткәргеч-канализация хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең эшчеләре арасында иң яхшы командасы » исеме өчен Татарстан һәм Удмуртия Республикаларыннан 7 команда вәкилләре көрәшәчәкләр. Катнашучыларга үз осталыкларын үзләренең көндәлек эшендә еш булган ике ясалган хәлләрдә күрсәтергә туры киләчәк:- яңа объектны су үткәргеченә тоташтыру; - торба үткәргечләрне фланец эшермәне ясау.

Һәр биремне башкаруга командаларга ике омтылыш биреләчәк. Барлык эшләр эретеп-ябыштырусыз һәм электр инструментларсыз дә үткәрелә. Финалистлар, югары чемпионы исеме, бөтен халык даны  һәм җанатарлар мәхәббәте өчен көрәштән тыш, шулай ук чемпионатының шактый саллы акчалата приз фонды өчен дә көрәшәчәкләр, ул 300 000 сум тәшкил итә.

РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когонина исемле стипендиясе биреләчәк «Лучший руководитель молодежной организации» бәйгесенә гаризаларны кабул итү ябылды.  

Бүген – 19 апрель көнне Балтачка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов килде. Ул район җитәкчелеге озатуында Балтачта урнашкан берничә сәүдә ноктасында булып, алкоголь һәм спиртлы продукцияне сату белән кызыксынды. Көндезге сәгатьләрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәлектә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы эшчәнлегендә катнашты.

    2018 елнын 19 апрелендә Мәгариф идарәсендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең ачык йомгаклау чыгышы булып узды. 2017-2018 уку елына нәтиҗә ясалды, проблемалар яктыртылды, киләсе уку елына планнар куелды.

Өлкән класстагы укучылар җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. Бер көнгә хәтта район Башлыгы вазифасын да башкардылар. Азнакай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесенең эшен җентекләп өйрәнделәр. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International