ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. Чираттагы видеоочрашу Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим белән булды.

2018 нче елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе, хезмәт өчен түләү буенча Татарстан Республикасы Координация советы утырышы узды. Утырышта финанс-икътисадый торышлар, хезмәт хакын түләү буенча булган бурычны сүндерү чаралары,  бурычлы оешмалар мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү өчен булган түләүләр буенча сораулар каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белегече В.С.Галочкина катнашты.

Казанда «Созвездие-Йолдызлык -2018» Ачык Республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате фестиваленең йомгаклау концерты үтте.

Укучылар гаилә хокукы дәресе кыссыларында, юридик факультеты башлыгы Никитин Андрей Геннадий улы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаиль кызы җитәкчелегендә гаилә юбилеендә булдылар һәм ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән танышып киттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирле үзидарә органнары  вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады.   

Искәртәбез, алты ел рәттән илдә 21 апрельдә Россия Федерациясе Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.   

Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Рөстәм Миңнеханов “Йолдызлык” балаларын Татарстанның көчле командасы дип исәпли. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XVIII “Созвездие–Йолдызлык” Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы тантанасында Татарстан Президенты шундый фикерен белдерде. 

Татарстан Республикасының бөтен районнарында 9-13 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлеге тикшерелде. Финанс авырлыкларга карамастан, күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

20нче апрель көнне Зур Нөркәй урта мәктәбе спорт залында “Нөркәй” агрофирмасы призына көрәш буенча район мәктәпләре арасында ярышлар булды. Безне сөендереп, бу ярышлар традициягә әйләнде. Егетләребез командасы  икенче урын яулады...

9 апрельдән 13 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының барлык районнарында авыл хуҗалыгы оешмалары техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп кабул иттеләр.

21 апрель көнне санитар-экологик икеайлык кысаларында Мөслим үзәк шифаханә хезмәткәрләре Ленин өмәсендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International