ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген актлар залында район Советының чираттагы 33 нче сессиясе буөлып узды. Анда куелган сораулар арасында түбәндәгеләр бар иде:

Бүген район Советының актлар залында  район җитәкчеләренең оператив утырышы булып узды. Аның эшен район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкләде.

Кичә район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.

Бүген, 24 нче апрельдә, район да ТР ның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, республика прокуроры урынбасары Олег Даминов, республиканың балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина  гражданнарны шәхси сораулары белән кабул иттеләр.

25 апрельдә Смәел авыл китапханәсе укучы балалар белән “ И мөкатдәс моңлы сазым”исеме астында Г.Тукай шигырьләрен уку кичәсе оештырды.  “Яз шагыйре-Габдулла Тукай”китап күргәзмәсендә  Г.Тукайның соңгы елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде,авылыбыз остасы Габдулла абый Гыйззәтуллинның”Су анасы”, “Шүрәле”эшләнмәләре урын алды.

 

Олеся Архипова солистлар арасында техник программада өченче урынны алды.

Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Бүгенге кебек чакырылган матур Казан гаиләләре аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу  аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Бөек җиңү көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара Балтач районы Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узуы белән дә истәлекле булды.

25 апрель СХТ китапханәсендә "Тукай иҗатына сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә "Каенкай" балалар бакчасына йөргән балалар катнашты.

Бүген Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин идарә итү кадрлары резервын үстерү программасының беренче чыгарылышы белән күреште. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та әлеге программа укуларын тәмамлаучылар арасында.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International