ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Менделеевск муниципаль районында булды. Эшлекле визит кысаларында Радик Зыятдинов муниципаль район башлыгы Валерий Чершинцев белән очрашты.

Бүген «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Нигъмәтуллин урамы ремонтлана башлады. 

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 150 баш тавык сату очрагын ачыклаган. Сату туктатылган, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

 

Әфганистан hәм Чечня ветераннары белән очрашу үтте

Казанда II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Анда райондашларыбыз да катнашты.

Бөек җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре җирле үзидарә, мәдәният йорты, беренчел иҗтимагый оешма вәкилләре һәм мәктәп укучылары белән берлектә сугыш ветераннарын һәм толларны бәйрәм белән котлауны оештырды.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Байсар авылы янындагы постта ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагына юлыкканнар: 120 кг күләмендәге сыер ите ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат штрафка тартыла.

5 майда Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез томан көтелә

“Зөя буйлары” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре белән, Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә, хайваннар дөньясын саклау буенча “ Табигатьне саклагыз” темасына лекция уздырылды. Дәрестә 28 укучы, ә шулай ук гимназия укытучылары катнашты. Укучылар районда һәм “Зөя буйлары” тыюлыгы территориясендә уздырыла торган табигать саклау чаралары белән таныштырылдылар. Татарстан Республикасының Буа районы территориясендә табигый ресурсларны белү буенча викторина уздырылды. Дәрес ахырында укучылар  “ Парклар маршы-2018” Халыкара акция планнары белән таныштырылдылар.

“Балтач” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре  “Мәктәптән тыш эш үзәге”методисты   Бариева Р.Р. белән берлектә, ТР Балтач районының “Салаусь балалар бакчасында” “Экояз” акциясенә багышланган экология дәресе уздырдылар. Чарада 32  якын тәрбияләнүче  һәм тәрбияче катнашты. Бәйрәм ахырында  тыюлык белгечләре белән, балалар бакчасына утырту өчен, үсентеләр бирелде.

 

 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Яңа технологияләр үзәге» - медицина үзәгендә булды. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге стоматология хезмәте күрсәтә, шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча да.

Үзәк хезмәткәрләре Президентка үзләренең сайтын күрсәтте. Ул клиникадагы конкрет бер белгечкә үзеңә уңайлы вакытта читтән торып язылырга һәм онлайн режимында консультация алырга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International