ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Лениногорск шәһәрендәге территорияне чүпләгән өчен Казан компаниясенә 100 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан очыш барышында экологик таләпләрне бозып, кара металл калдыкларын саклау факты ачыкланды. Экологлар билгеләгәнчә, кабул ителгән барча ломны предприятиедә ачык урында саклаганнар, әвеслекләр һәм явым-төшем суларын агызу челтәрләре юк. Җитештерү калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 32 кв. м. тәшкил итә.

    Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләре бара. Көзге культураларны тукландыру тәмамланып килә. Бөтен хуҗалыкларда да тырмалау эшләре дәвам итә. Хәзергесе көндә 172 трактордан 82 эшли. «Агрофирма Нармонка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 3 филиалында да язгы культураларны чәчүгә керештеләр. 505 гектарда арпа чәчелгән инде.

Чирмешәнлеләр "соры" хезмәт хакы турында "Халык контроленә" хәбәр итә ала

Чирмешән районында Җиңү парадына әзерләнәләр

    Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе базасында Яшь армиячеләр отрядына кабул итү һәм ант тапшыру булды. Отрядка район урта мәктәпләреннә 76 укучыны кабул иттеләр. Укучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Роман Михеев һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев котладылар.

Чирмешән районының төзелеш оешмалары җитәкчеләре өчен мәгълүмат

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елга кадәр чорга дәүләт үсешенең илкүләм максатларын билгели торган указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тантаналы шартларда туу турында таныклык, Истәлекле бүләк һәм ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открытасы тапшырды.

7 май көнне Россия Президенты Владимир Путин инаугурация тантанасы Зур Кремль сараеның Андреев залында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International