ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.

Макроикътисад тотрыклылыгы элеккечә бик мөһим, тулаем эчке продукт үсеше темпы мөмкин кадәр дөньяныкыннан югарырак булырга, инфляция 4%тан югары булмаска тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры вазифасын башкаручы Дмитрий Медведев хәбәр итте.

    Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш ветераннары тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!                                                                                                                                                                                       

Чын күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! 

8 май, сишәмбе.   Урдала авылында яшәүче  социаль хезмәткәр Саримова Р.  волонтерлар белән бергә  сугышта  катнашкан Хөснетдинов  Касым  Гариповичны  якынлашып  килүче бәйрәм белән котларга килделәр .

Мамадыш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терлэклэндерү бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары заезды  вакытында шашка-шахмат турниры узды.

“Апрель” тернәкләндерү үзәгендә 35 Казан мәктәбенең директорлары белән очрашу булып узды.

Яңа Сләк авылында яшәүче Хәния апа Залилова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветераны Хәния апа бугенге көндә  рәхәт тормышта яши. Ләкин ул шулай да сугыш чорында эшләгәннәрен искә төшерде.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесен уздыру турында» 2018 елның 26. апрелендәге 214нче номерлы боерыгын үтәү йөзеннән "Яшьләр, инновация һәм профилактик программалар республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе 2018нче елның 07.05 - 26.06га кадәр бәйге материалларын кабул итә. 

Җиңү көне уңаеннан “Апрель” үзәгендә “Беркем дә онытылмады” дигән арт-акция үткәрелде.

Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында ветераннарга хөрмәт күрсәттеләр.  Министр Фәрит Габделганиев үзенең котлавында болай дип билгеләп үтте: "Безнең өчен сез - бердәмлек һәм татулык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Сугыштан соңгы елларда сезнең алга торгызу чорының төп бурычлары куелган иде - җиңүне ныгыту, иң кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызу, икътисадны һәм мәдәниятне бик югары дәрәҗәгә күтәрүгә ирешү, совет кешеләре тормыш дәрәҗәсенең яхшы булуын тәэмин итү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International