ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

7 нче майда балигъ булмаган балалар хокукларын яклау буенча  эш комиссиясе җаваплы секретаре Юлия Горбачева җитәкчелегендә Ямбулатово, Макыл, Куралово авылларына төнге рейд белән чыкты.

Югары Ослан районы Башкарма комитеты үзенең 02.02.2018г. №116,  13.04.2018г. №363,   17.04.2018г. №№373, 375 24.04.2018г. №405 карарлары нигезендә Югары Ослан районында урнашкан түбәндәге җирләрне сату буенча ачык аукцион үткәрергә чакыра.

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны районда 21 ветеран алачак 

 ТР хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге башлыгы бәйрәм белән котлый

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны133 чаллылы алачак

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә унар мең сум акча алачак. Бу хакта ТАСС Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерә.  

 

  Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле райондашлар!Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән соң күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге калачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

 

 

«Патриот»музеена экскурсия

"Хәтерлим!"Горурланам!" дигән җыр фестивале узды

Министр, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлау максатында, һәр тыл хезмәткәренең өенә килде. Бу кешеләр күп еллар дәвамында урман хуҗалыгында эшләгән, бу тармакка бөтен гомерләрен багышлаган. Шуларның берсе – ТАССР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Миахил Филимонов. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була. Балачактан ук ул хезмәт эшчәнлеген алып бара, шуның өчен Бөек Ватан сугышында шанлы хезмәт өчен медале белән бүләкләнә. Тыл хезмәтчәне Александра Мелешина Министрлыкта икътисадчы вазыйфасында 40 ел эшләгән. Тыл хезмәтчәне Госман Ибраһимов 1989 елдан бирле пенсиядә, Бөек Ватан сугышында шанлы хезмәт өчен медале белән бүләкләнгән.

Равил Кузюров шулай ук Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы, профессор Әхмәдулла Газизуллинны да котлады. Ул 2000 елда Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты ачу инициаторларының берсе булып тора. Министр тыл хезмәтчәннәре белән аралашты, аларның гозерләрен тыңлады һәм үтәргә вәгъдә итте. Өлкәннәрнең һәркайсына Министрлык исеменнән бүләкләр тапшырылды.

     Күренекле дата белән юбилярны котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм  Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров килделәр. Чын күңелдән аның тормышын аеруча көне белән котлап, Фоат Габделхай улына кунаклар бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм якыннарының җылылыгын тоеп яшәргә теләделәр. Традиция буенча юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International