Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 136 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 44 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 51 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, каралтыда һәм бакча участокларында – 3 янгын, гаражда – 3 янгын.