Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын, мунчада – 1 янгын, гаражда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
1нче китапханә хезмәткәрләре “Эт һәм Мәче” йортсыз хайваннар приюты волонтерлары белән берлектә “Гнездышко” приюты балалары өчен тирән әхлакый мәрхәмәтлелек дәресе уздырдылар.
Казан федераль университеты “КФУда ПРОфән” фәнни-популяр проектының “Ачылышлар төне” (17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр) дип аталган 8 нче сериясен оештыра.
Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия ассамблеясында катнашу хокукына ия булу өчен озак еллар дәвамында тәрбиягә алган балаларны тәрбияләүдә үрнәк булып торучы уңай нәтиҗәләргә ирешкән биш күп балалы алмаш гаилә көч сынашты.