ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Су спорты төрләре сараенда Татарстан Йөзү федерациясенең хисап-сайланма конференциясе булды, аның барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров иҗтимагый оешманың яңа президенты итеп сайланды. Моңарчы әлеге вазыйфаны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев биләгән иде.

Дүшәмбе, 28 май көнне, Равил Кузюров җитәкче сыйфатында Йөзү федерациясенең беренче киңәшмәсен уздырырга планлаштыра.

Республика буенча язгы чәчеләчәк мәйданнарның уртача 87 процентында эш башкарылды. Ул күрсәткеч район буенча да шуңа туры килә.

Юбилярлар – Юрий Григорьевич һәм Софья Григорьевна мәхәбәттә һәм татулыкта 55 ел гомер кичергәннәр.
Ирле-хатынлы Токмаковлар – Виктор Иванович һәм Вера Владимировна, Никоновлар – Владимир Алексеевич һәм Раиса Ивановна, Авзаловлар – Равил Ибраһимович һәм Гөлгенә Нигъмәт кызы инде ярты гасыр бергә яшиләр.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарына барды, анда ул язгы кыр эшләренең барышын бәяләде.    

Ютазы районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә, авыл хуҗалыгы басулары өстеннән очып узды, «Уңыш», «Тукай исемендәге», «Агро-Мир», «Нәбиуллин И.М.», «Таң» агроберәмлекләре территорияләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Бүген Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Татьяна Синюгина эш визиты белән Казанга килде.  

Гаилә көненә багышлап Яшьләр клубы аэробика түгәрәгенә йөрүче укучылар һәм аларның әниләре өчен зур чара үткәрделәр. Катнашучыларның

Бүген район башлыгы урынбасары С.Осянин Мәйдан авылы гражданнарын шәхси сораулары белән кабул итте.

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников белән бергә сайлаулар системасы үсешенә үзеннән зур өлеш кертүче район сайлау участоклары членнарына  ТР үзәк сайлау комиссиясенең почет билгесен тапшырдылар.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорты ишегалдында  матур чәчәк түтәлләре пәйда булды.

 

Җыелган халык Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазын укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International